Эш бәхетен бирә язмышы

загруженноеҖиңү көне. Чәчәк бәйләмнәре, шарлар тоткан сугыш һәм тыл батырлары һәйкәлгә таба атлый. Алар арасында күкрәген тутырып медальләр таккан, ак яулыклы Әкълимә апа да бар. Тыл ветераны ул.

Әкълимә 1929 елда Камышлы авылында Зәкия апа һәм Минәхмәт ага Нуретдиновларның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Тормышлары авыр булу сәбәпле, мәктәптә белем алырга да туры килми кызга. Уку бәхетен бирмәсә дә, хезмәт бәхетен тулысы белән бирә аңа язмышы.

Сугыш башланганда 12 яшь тә тулмаган була әле аңа. Әйе, тарихның авыр, буталчык заманына туры килгән балачагы бик кыска булган аның. Кечкенәдән үк өлкәннәр белән беррәттән утау утаган, печән чапкан, көлтә бәйләгән Әкълимә. Кыш көне икешәр ат белән элеваторга ашлык ташулар да эләккән аңа, плугарь да булган ул. Шулай итеп тормыш мәшәкатьләре аны үз дарьясына суырып алган. Әмма кыз бала сынмаган-сыгылмаган-кайда эшкә кушсалар шунда эшләгән. Хөкүмәтебез дә кызның фидакарь хезмәтен күргән һәм югары бәяләгән. 1945 нче елда 16 яше дә тулмаган кызны “За доблестный труд” медале белән бүләклиләр.

- Райисполком рәисе Фәйзерахман абый кулыннан мондый бүләк алу минем өчен зур мәртәбә иде. Аның изге теләкләр теләп аркамнан сөеп куюларын гомердә дә онытмам. Шуннан соң нинди генә гозер белән керсәм дә, ярдәм кулын сузды ул миңа. Бик тә кешелекле кеше иде Фәхретдинов абый.

- Бәрәкәт, Әкълимә апа, мин бит Фәхретдинов абыйны белүчеләрне эзләгән идем, менә сиңа кирәк булса, сез аның белән аралашып, аның кулыннан медаль алган кеше икәнсез. Мәрхүм инде Фәйзерахман Якубович дигәч, Әкълимә апа аңа багышлап озак итеп дога кылды.

1955 елны Әкълимә үзенең гомерлек ярын очрата. Мансур авылы егете Әхмәтгали Фәткуллин белән кушылып, матур тормыш юлы үтә алар. Берсеннән-берсе сөйкемле, гүзәл өч кызга: Әлфия, Гөлфия, Зөлфия һәм тәүфыйклы уллары Мөхәммәткә гомер, дөрес тәрбия һәм белем биреп, хезмәт сөючән итеп, гореф-гадәтләребезне, дини йолаларыбызны сакларга өйрәтеп, олы тормыш юлына озаталар Фәткуллиннар. Алар бар да үз тиңнәрен тапкан, матур гаилә корган, әти-әнине оныклар белән сөендергән. Хәзер балалар, оныклар туган йортта сагынып, көтеп алынган кунаклар гына.

Гомер буе колхозда эшләгән Әкълимә апа соңгы елларда интернат-мәктәптә төнге тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга китте. Ул елларда инде Әкълимә апаны мин якыннан белә идем, чөнки без бер коллективта эшләдек. Мәрхүмә Мәрьям апа Зиннурова белән икесе дә туры сүзле, балаларның, мәктәп ўитәкчеләренең хөрмәтен яулаган тәрбиячеләр иде алар. Матур тормыш юлы үткән Әкълимә апаның бары да әйбәт булган, бәхет өчен тагын ни кирәк дияр идең дә, баласын, төпчек кызын югалту хәсрәте ана йөрәгендә төзәлмәс яра булып уелып калган шул. Пар канаты Әхмәтгали ага да бакый дөньяга күчкән инде. Әкълимә апа бер ялгызы гомер кичерсә дә, үзен ялгыз итеп хис итми: балалар, оныклар кайтып тора, туганнары хәлен белә, күршеләр кереп йөри. Ак яулыклы, ак күңелле Әкълимә апа биш вакыт намазын калдырмый, якыннарына догада булып, гомер йомгагын чорный.

Хөрмәтле Әкълимә апа! Калган гомерегездә башка бала хәсрәте күрми, якыннарыгызның күңел ўылысын тоеп яшәргә язсын сезгә. Амин.

 

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1934

Комментирование запрещено