“Бердәмлек” газетасын да, аның айлык “Кыйбла” дини кушымтасын да яратып укып баручылар бездә байтак. Кайберәүләр “Кыйбла”ның еллык тупламаларын саклап та торалар икән әле. Андагы файдалы һәм кызыклы язмаларга кире әйләнеп кайтып, үзләренең фикерләрен белдерүчеләр дә табылгалый.
2012 елның 29 октябрендә дөнья күргән “Кыйбла” санында басылган “Сабырсызлар һәм өметсезләр бәласы” дип аталган язма нәкъ шундыйлардан. Анда бер ханым инде картаеп баручы һәм еш авыручы әнисенең аны: “Ул миңа бозым ясады”, — дип гаепләве һәм каһәрләве турында язган иде. Моңа җавап итеп, без Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, өлкә Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең фикерләрен дә бастырган идек. Ә менә хәзер бу хакта үзенең уй-фикерләре белән 90 яшен тутырып килүче, бүгенге көндә Кләүле район үзәгендә яшәүче Әфидә апа КАЮМОВА уртаклашты. Бу безгә бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле булып күренде һәм без аларны укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью →