«Әгәр кеше көненә биш мәртәбә тәнен юса, аның тәнендә бер кер калыр идеме? Намаз укучының да Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын гафу итәр». Намазларын укып, адәм баласы үзен белеп һәм белми эшләгән гөнаһларыннан арына, үзен төрле явызлыклардан да саклый.
Аллаһы Тәгалә «Мөэминүн» сүрәсендә намаз укучылар турында шатлыклы хәбәр бирә: «Намазларын тиешенчә үтәүчеләр – бөек мирас ияләредер, аларның мираслары Фирдәүс җәннәте һәм алар анда мәңге калачаклар». Казанның «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев сүзләренчә, намаз үз эченә күп төрле гыйбадәтләрне ала. Мәсәлән, рөкуглар, сәҗдәләр кылу – тән белән гыйбадәт, Коръән сүрәләрен уку – тел белән гыйбадәт, күңелебез белән Аллаһны зикер итү – калеб белән гыйбадәт. Читать полностью