Затия әби – гаиләбезнең нуры ул

2331_1986956414_bigРәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Ул миллионнарның гомерен койган, ничәмә-ничә буынның  бәхетен урлаган.

Карт бабам Насыйбулла Габайдуллинга 1941 елда нибары 17 яшь кенә тулган була. Мәктәпне тәмамлап, якты киләчәккә зур планнар корган егетның хыялларын 22 июньнең иртәсе челпәрәмә китерә. Насыйбулла 1941 елда фронтка алына, икенче Белоруссия фронты составында Берлинга кадәр барып җитә.

Бабам бик шат күңелле кеше булып, сугышта очраган кызыклы хәлләр турында сөйләргә яраткан. Бервакыт ул иптәшләре белән кырда кунарга кала һәм машинасы эчендә йокларга ята, ә калганнары машина астындагы окопка урнашалар. Төнлә алар янына ике фриц килеп чыга. Йоклап яткан солдатны күреп, алар бик шатланганнардыр, мөгаен: “Рус, вставай!” – дип кычкыралар болар. Бу тавышка Насыйбулла гына түгел, окоптагы солдатлар да уяна һәм немецларның үзләрен әсирлеккә алалар.

Сугыштан соң бабам әле тагын 3 ел армиядә хезмәт итә. Ниһаять, өйгә кайтырга чыккач, поездга соңгара һәм Татарстанның Яңа Чирмешән авылына кадәр җәяү кайтырга була. Тик шунда егетнең юлын кара песи аркылы чыга. Хорафатка ышанучы Насыйбулла кире борыла һәм төнен вокзалда үткәреп, иртәнге поезд белән генә туган ягына юл тота. Алар әбиебез Затия белән гаилә корып, аларның бер-бер артлы биш баласы туа.

Затия Хәбибулла кызы да сугышның ачысын күргән кеше. 15 яшьлек бу кыз бала заводта станоклар артында эшләгән, укуын да ташламаган. Сугыштан соң ул берничә мәртәбә “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Насыйбулла да күптөрле орден һәм медальләргә ия була. Кызганычка каршы, 40 яшендә бабабыз сукыр эчәккә операция ясатканда үлеп китә.

Тагын бер туганыбыз – Затия әбинең олы абыйсы Госман да Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елда ул немецларга әсирлеккә эләгә. Анда аңа коточкыч, кеше түзә алмаслык шартларда яшәргә туры килә. Әсирләрне көненә бер мәртәбә ашатып, 12шәр сәгать эшләтәләр. Ә хәлләре бетеп егылганнарны фашистлар шунда ук атып үтерәләр. Госман абый бу тәмугтан качып котыла, тик сәламәтлеге какшаган була инде аның. Туган авылына кайткач, озак тормый, бакыйлыкка күчә.

Әтиемнең ике бабасы — Гыйльметдин Низаметдинов һәм Миншакир Хәйдәров та Бөек Ватан сугышына китәләр. Тик алар икесе дә хәбәрсез югала.

Карт әбием Затиягә бүген 87 яшь инде. Ул башыннан үткәннәрне, сугыш вакытындагы авырлыкларны күз яшьләре белән искә ала. Без — балалары, оныклары, аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм кайгы-хәсрәтләрдән сакларга тырышабыз. Әбиебез – өебезнең, гаиләбезнең нуры ул.

Лилия НИЗАМОВА,

Самара “Яктылык” татар мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1494

Комментирование запрещено