Интернет киңлегендә татар телендә фән-фәһемне таныту өчен татар яшьләре тарафыннан тормышка ашырыла торган “Гыйлем” порталы авторлары галимнәрне үзләренең проектын үстерүдә катнашырга чакырды. Татар телле фәннең бүгенге хәленә багышлап, Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары белән берлектә үткәрелгән “түгәрәк өстәл”дә югары уку йортларында татарча белем бирүче галимнәргә “Гыйлем” порталы мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Узган ел оештырылган һәм “Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея” бәйгесендә җиңгән “Гыйлем” проектының җитәкчесе, студент, Актаныш егете Айдар Шәйхин giylem.pro, giylem.tatar адресы буенча урнашкан порталның бурычын – галимнәрнең фикерләрен, фәнни эшчәнлеген, эзләнүләрен татар телендә популяр форматта халыкка җиткерү дип аңлата. Бу порталда фәнни эчтәлектәге мәгълүматлар туплануның нәтиҗәсе буларак, киләчәктә аның мәйданында Интернет аша татарча белем бирүче он-лайн лицей һәм он-лайн университет ачу кебек югары максатлар да куя.
– Әлегә без 85 мәкалә язып, тәрҗемә итеп бастырдык, 12 инфографика, 5 анимацион дәресне тәрҗемә итеп урнаштырдык. Портал бигрәк тә яшьләргә кызыклы итеп, мәгълүматны ничек уңайлы – язмача, рәсем, видео яки, кирәк икән, аудио язма рәвешендә дә табарлык булырга тиеш. Бүгенге көндә популяр фәнни контент барлыкка китерү өстендә эшлибез. Монда беренче чиратта очраган кыенлыклар – татар телендә язылган фәнни эшләр аз, видеодәресләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә безгә татар галимнәренең киңәше һәм ярдәме таләп ителә. Киләчәктә татар галимнәренең лекцияләрен видеога яздырып Интернетка куярга теләк зур. Интернет аша төрле белгечлекләр буенча татар телендә белемнәр үзләштерү мөмкинлеген тудыру мөһим, – ди Айдар.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин мисал итеп, Чехия тәҗрибәсен китерде. “Чех телендә интернет аша югары белем алып була һәм ул бушка. Дәүләт шулай итеп чех телен саклый һәм үстерә. Без татар милләтен, татар телен сакларга телибез икән, бу бит җыр-биюләргә генә кагылмый, интеллектуаль юнәлештә дә үсеш булсын иде. Татарлар Милли университет ачу турында күпме хыялланды, хәзер аны интернетта оештырып була, һәм моңа беркем комачаулый алмый”, – ди Тәбрис.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашкан Казанның югары уку йортларында татар теле белән әдәбиятны гына түгел, математика, физика, химия, биология кебек табигый фәннәрне, тарихны да татарча укыткан галимнәр “Гыйлем” проекты белән кызыксынып, үз чыгышларында Интернет, заманча технологияләр заманы тудырган барлык мөмкинлекләрдән дә, һичшиксез, файдаланырга кирәклеген ассызыклады.
КФУ доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов сүзләренчә, Татарстанда моннан егерме ел элек беренчеләрдән булып башта төзелеш, аннан авиация һәм химия-технология институтларында, педагогика институтында татар телендә укыту кертелгән. “Әмма соңгы елларда мәктәпләрдә рус телендә чыгарылыш бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыла башлагач татар теленең дәрәҗәсе нык төште. Мәктәптә балаларга рус телендә генә белем бирергә омтылу нәтиҗәсендә аларны һөнәри уку йортларында да рус телендә генә укытуга калды. Бүген Татарстанда татар телендә укытуга ихтыяҗ кимүе күзәтелә икән, тупланган фәнни казанышлар интернетта булса да саклансын, бу байлыкка без барыбер иртәме-соңмы мөрәҗәгать итәчәкбез”, – дип ышана Әнис Галимҗанов.
Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев яшьләрнең фәнне таныта торган татар телле проектын хуплап, бары тик уңышлар гына теләде. “Без дә татар энциклопедиясе сайтын булдыру өстендә эшлибез. Фәнни казанышларыбызны таныту өчен интернетны файдаланырга кирәк”, – дип планнары белән уртаклашты Искәндәр Гыйләҗев.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов аңлатканча, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясе галимнәрнең фәнни хезмәтләрен бары тик рус телендә генә кабул итүе сәбәпле дә татар телле фәнне юкка чыга баруына китерә. “Мондый вәзгыятьне үзгәртү мөһим, бу өлкәдә сөйләшүләр бара, ләкин әлегә сөендерерлек төгәл нәтиҗәләр юк”, – ди галим.
“Түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаган галимнәр “Гыйлем” проекты өчен үзләренең фәнни-методик хезмәтләре белән уртаклашырга теләк белдерде. Интернетта татар телендә белем алу һәм татар телендә фәнни казанышларны тарату буенча киңәшләрен бирергә дә вәгъдә итте.
КОНТЕКСТ:
Казанда фәннең татар телендә үсешендә киртәләр турында сөйләшәчәкләр
* * *
«Если лишить университет татарского языка, народ лишится головы»
Просмотров: 1367
Если бы президент Татарстана хотя бы процент своего времени и усилий уделяемых экономике, направил на поддержку этих людей и их начинаний… Увидим ли мы когда-нибудь, как по районам ездит не Наталья Фишман с проверкой скверов, а условный Абдулла Абдуллин с проверкой как реализуется программа президента по развитию татарского языка культуры итд?