«Ак чәчәкләр» сериалын телевизордан кайчан күрсәтәчәкләре билгеле булды / Телесериал «Белые цветы» покажут на телеканале «ТНВ»

news_129279 ноябрьдән “Яңа гасыр” телеканалында Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал тамашачыларга тәкъдим ителә. 10 сериадан торган кинокартинаны “ТНВ” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында көнгә берничә тапкыр тамаша кылырга мөмкин булачак: сериал сәгать 12.00 дә, һәм кабатлап 17.20 дә, 22.00 дә күрсәтелер дип планлаштырыла.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә “Татарстан — Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе директоры урынбасары, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
 
Моннан тыш, 8 ноябрь көнне әлеге телевидениенең “Мәдәният дөньясы” тапшыруында “Ак чәчәкләр”дә төшкән актерлар белән әңгәмә, ә 22 ноябрьдә шул ук тапшыру кысаларында кинокартинаны төшерү процессына багышланган фильм күрсәтеләчәк.
 
Сериалның режиссеры Ренат Әюпов сүзләренчә, “Ак чәчәкләр”не төшерү инде узган елның җәендә үк башланган булган һәм анда республиканың 12 театрыннан артистлар сайлап алынган. Төп геройлар — Гөлшаһидә һәм Мансур рольләрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәләхова һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов уйнаган. Әбүзәр Таһиров ролен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров башкара.
 
“Актерлар белән эшләгәндә зур кыенлыклар тумады. Алар театр артистлары, ә камера алдында театрдагы кебек эмоцияләр булырга тиеш түгел. Шул юнәлештә генә баштан авырлыклар булды, аннан исә бар да үз җаена килде”, — диде Ренат Әюпов иҗат процессы хакында.
 
Әзһәр Шакиров исә фильмда төшү бер дә авыр булмавын ассызыклады.
 
“Мин беренче генә фильмда төшүем түгел, шуңа да кыенлыклар булмады. Фильмга килгәндә, әгәр дә Миләүшә ханым тырышмаса һәм булдырам дип йөрмәсә, ул төшерелмәгән булыр иде. Миләүшә татар телевидениесенең башкалардан ким булмаган нәфис фильм төшерә алуын исбатлады. Безнең халык мондый фильмга лаеклы”, — диде ул.
 
Резеда Сәләхова өчен “Ак чәчәкләр” − ул төшкән беренче фильм. “Кинокарьерам татар классикасыннан башлануына мин бик шат. “Ак чәчәкләр” китабын Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә яратып укыганнар һәм Гөлшаһидә белән профессор Таһиров хакында укып, күпләр табиб һөнәрен сайлаган, — диде ул журалистлар белән очрашу барышында. – Кинокартинаны төшергәндә без Әлмәт, Әтнә һ.б. театр артистлары белән бер мәйданда эшләү мөмкинлеге туды. Сериал булмаса, без алай эшли алмаган булыр идек. “Ак чәчәкләр”нең ничек килеп чыгуын, билгеле инде, тамашачы бәяләячәк.”
 
Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова (”Идел” журналының рус телендәге варианты баш мөхәррире) сүзләренчә, әлеге идея хакында ишеткәч, аның гаиләсе һәм Альбина үзе фильм төшереләчәгенә тулысынча ышанып та бетмәгән. “Мин үзем дә сериалны тулысынча күрмәдем әле һәм шуңа да аның экраннарга чыгуын түземсезлек белән көтәм. Мин үлемнән соң яшәү барлыгына тагын бер кат инандым, чөнки бу фильм бабам хакында истәлекләрне һәм аның “Ак чәчәкләр” романын мәңгеләштерә”, — диде ул.
 
“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, фильмның бюджеты 6 млн сум тәшкил итә һәм ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылган.
* * *
9 ноября на телеканале «ТНВ» и «ТНВ-Планета» начнется показ 10-серийного фильма «Белые цветы», снятого по одноименному произведению Абдурахмана Абсалямова. Подробнее об этом на пресс-конференции ИА «Татар-информ» рассказали заместитель генерального директора ОАО «ТРК «Новый век», главный продюсер телеканала Миляуша Айтуганова, режиссер фильма «Белые цветы» Ренат Аюпов, ведущий актер театра им.Г.Камала, исполнитель роли профессора Тагирова Азгар Шакиров, исполнительница роли Гульшагиды, актриса театра им.К.Тинчурина Резеда Салахова.Как рассказала Миляуша Айтуганова, на телеканале «ТНВ» планируется три времени показа: 12.00, 17.20, 22.00. Таким образом, все категории зрителей, на которых рассчитан фильм, смогут его посмотреть.

Спикер также рассказала, что снят фильм о фильме, в котором рассказывается о том, как шли съемки фильма, с какими трудностями пришлось столкнуться продюсерам и съемочной группе. Этот фильм будет транслироваться на «ТНВ» 22 ноября в 15.00. 8 ноября в рамках программы «В мире культуры» в студии соберутся все актеры главных ролей и создатели фильма.

Ренат Аюпов рассказал, что съемки фильма заняли год. В съемках фильма приняли участие актеры из 12 театров республики.

«Главная трудность заключалась в том, что большинство актеров никогда не снимались на камеру. Им пришлось учиться этому, учиться быть естественными. Мы татары любим очень эмоционально, громко разговаривать. Мне пришлось много работать с актерами. Потом актеры поняли, что это другая стезя. Это была хорошая школа «ТНВ», которая перевоспитала актеров под кино. Теперь они смогут сняться и в других художественных фильмах», – рассказал Ренат Аюпов.

Азгар Шакиров рассказал, что у него это был не первый опыт съемок в кино.

«Ранее я играл трагические роли, здесь трагизма не было, я сыграл судьбу талантливого человека. Этот фильм надо смотреть в кинотеатре, именно там он производит впечатление. Я первый раз вижу, что татарстанскому зрителю нужен свой художественный фильм. И мы первый раз доказали, что если создать настоящий художественный фильм, люди будут его смотреть. Хоть такие фильмы не окупаются. Но теперь люди говорят: «Наконец-то мы увидели фильм про себя. Хватит нам показывать бразильские сериалы. Мы хотели увидеть фильмы, в которых покажут, как живет наш народ, какие страдания его мучают», – отметил Азгар Шакиров.

Резеда Салахова рассказала, что сбылась ее мечта, так как каждая актриса мечтает сниматься в фильме.

«Главное для меня, что моя кинокарьера началась с татарской классики. Книгу «Белые цветы» читали не только татары, но и русские, не только в Татарстане, но и в других городах России. Эта книга считалась бестселлером. Для меня большая честь исполнить роль Гульшагиды. Хотя некоторые люди подходят ко мне после фильма и говорят, что я не совсем похожа на главную героиню, цвет волос не тот, халат слишком короткий и т.д», – рассказала Резеда Салахова.

Напомним, впервые фильм «Белые цветы» был показан в рамках внеконкурсной программы XI Казанского международного фестиваля мусульманского кино. После громкого успеха фильм показали практически во всех районах республики. В течение октября картину показали более чем в 20 городах и населенных пунктах, ее посмотрели около 10 тыс. человек. Фильм также планируют показать в других городах России – Ульяновске и Астрахани.

Для фестивальной версии фильма подготовлены субтитры на русском и английском языках и, вполне возможно, что он примет участие в каком-нибудь международном фестивале в следующем году.

Татар-информ

Просмотров: 2978

Комментирование запрещено