Сентябрь башларында “Самарагорэнергосбыт” фирмасы, кырмыска оясына таяк тыккандай, өлкә үзәген гөж китерде. 200 меңләп фатир хуҗалары почта әрҗәләреннән электр уты өчен килгән яңа квитанцияләр табып алдылар. Хуҗаларның һәрберсе еллар буе түләмәгән диярсең, оешма барыбызга да меңләгән сум бурыч язып җибәргән. Кайдан алынган ул саннар — беркем дә белми. Аен — айга түләп барган кешеләр, астыртын түләмәүчеләргә әверелгәч, түзмәделәр, квитанцияләрдә язылган телефоннар буенча шалтыратырга тотындылар. Ә оешмада йә трубканы алмыйлар, йә кыска гудоклар яңгырый. Аптыраган халык “Самарагорэнергосбыт” бүлекчәләренә һөҗүм ясарга кереште. Икешәр, өчәр сәгать чират торып ярсыган кешеләрне операторлар ничек булдыра алдылар, шулкадәр тынычландырып, кайтарып җибәрделәр. Алар, “Самарагорэнергсбыт” базасында счетчик күрсәткечләре булмаган фатир хуҗаларына түләү хакын уртача норматив буенча санап чыгарганнар, дип аңлатканнар. Алай булгач, “Самарагорэнергсбыт” счетына акча кайдан килеп тора, дип беләләр икән электр уты хуҗалары? Ай саен миллионлаган шәһәр халкы 300 — 500 сум акча җибәреп торуны сизмиләр дә микәнни?
Шунысы да кызык, “Самарагорэнергсбыт”та безнең счетчик күрсәткечләре нишләп юк соң әле? Югыйсә, ай саен квитанцияләребезгә язып, ярты ел саен үсә барган тарифларга тапкырлап, түләп барабыз түгелме? Һәр хуҗабикә ел саен оешма бүлекчәләренә барып, киләсе ел өчен квитанцияләр алганда, бурычы бармы-юкмы икәнен компьютер аша тикшертә, аерма булса, шунда ук түләп тә кайта. Димәк, оешманың компьютерларында безнең күрсәткечләр бар бит.
Почта әрҗәсенә килә башлаган яңа квитанцияләрдә түләүнең яңа ысулы аңлатылган. Һәр хуҗа һәр айның 15 – 25ләрендә йә шалтыратып, йә смс язып, йә интернеттагы шәхси кабинет аша, йә кәгазьгә язылган күрсәткечләрне ниндидер махсус тартмаларга салып, счетчикларының күпме санаганын хәбәр итәргә тиеш. Халыкның башка мәшәкате юк, диярсең. Туксан яшьлек әби-бабайлар, көне-төне эштә бил бөгүче урта яшьтәге апа-абыйлар, төз рәтләргә басып, һәр айның 15 – 25ләрендә счетчик күрсәткечләре язылган кәгазь кисәкләрен тотып, салырга тартма эзләп йөрергә тиеш. Ике миллион халкы булган шәһәрдә аларның саны ун гына икән. Вәт, ичмасам, кайгырталар бездә картларны! Аларга нинди “прогулка” ясарга туры киләчәк! Айның беренче ункөнлегендә килгән квитанция буенча түләргә дә кирәк икәнлеген исәпләсәң, карт-корыларның исәнлекләре бермә-бер артачак. Урыннарыннан тора алсалар, әлбәттә.
Ә яшьләр? Эштәге, балаларның мәктәптәге проблемалары, йә үзәк өзгеч мәхәббәтләре, йә аерылышу сагышлары аркасында смс җибәрергә онытып җибәрсәләр, нишләтерләр икән аларны? Тагын судлашып, штраф түләтеп йөртерләр микән? Монда Зоя Космодемьянскаяның “Всех не перевешаете!” сүзләре искә төшә. Барыбызны да утыртып бетерә алмаслар, мөгаен.
Компьютерлар, айфон-смартфоннар заманында “Самарагорэнергсбыт” оешмасының халыкны шулай җәфаларга җыенуы, аз дигәндә, аптыраш тудыра. Счетчик күрсәткечләре язылган квитанцияләребездәге ике санны түләүләрне алучы оператор компьютерга кертә алмый микәнни? Аның программасы башка дисезме? Соң, ай саен икейөз мең квитанция язып җибәрергә, ай саен аларны таратып йөрергә акчалары җиткәнне, бер мәртәбә программа язып ташлаганы өчен “Самарагорэнергсбыт” программачысына түләргә акча табылыр иде әле.
Хәер, безнең дәүләттә гел шулай инде. Менә дигән иттереп йөз ел буе эшләп торган системаны бозып, халыктан ниндидер тартмалар эзләтә башлаган “Самарагорэнергсбыт”ның керемнәре, әйтте диярсез, күпкә төшәчәк. Әнә, суга счетчиклар куйдырган кешеләр, күрсәткечләре язылган кәгазь кисәкләрен тотып, сүгенә-сүгенә ай саен чират тора бит инде. Ә гаеплеләр алдан ук билгеле — ул да булса тартма эзләргә теләмәгән шәһәр халкы. Яңа системалар уйлап чыгарып, ниндидер эш күрсәтергә тырышучы җитәкчеләр бераздан югарыга үрмәләячәкләр һәм илебез белән дә шулай ук, үз мәнфәгатьләрендә, идарә итәчәкләр. Ә алар урынына килгән яңа менеджерлар безгә яңа мәшәкать уйлап чыгарачак.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 2086
Авылда күптән шулай тартмага салып торабыз инде.