
Үткән җомгада, Гашурә бәйрәме көнне, Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Эльмираны Камышлыга алып килделәр һәм кибетләрдә йөрттеләр.
Камышлы районының Бозбаш авылында яшәүче Эльмира Минзакир кызы Рәхмәтуллина 1977 елның 11 январендә туа. Камышлы мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлый, аннан машина йөртүчегә укый, таныклык ала һәм Самардагы Инвестнефть оешмасына эшкә урнаша.
Бик йомшак күңелле кыз йомышы төшкән һәркемне кайда кирәк икән — үз машинасында шунда илтеп куя торган була. 2008 елда шулай бер авыруны шифаханәгә алып барганда юл хәлакәтенә эләгә ул. Машинада булган бер кеше вафат була, Эльмира үзе һәм тагын бер ир-ат гомерлек инвалид булып калалар… Читать полностью →