Бүген Россиядә — реклама хезмәткәрләре көне
Бүген кешеләрне әдәп-әхлакка чакырган өндәмәләр күбрәк кирәк. Самар Җәмигъ мәчете янәшәсендә хәдисләр язылган щитлар күренә. Аларны укып, күңел игелеккә тартыла.
Телевизордагы рекламаларның чамадан тыш артык булуын халыктан көлү дип бәялим мин. Без бит салым, программалар өчен махсус акча түлибез, иркенләп бер генә тапшыруны да карап булмый. Күпмедер минут узуга, тавышы көчәйтелгән реклама башлана. Бер тапшыру беткәнче ничә кабатлыйлар аны, тәмам күңел кайта. Бу аеруча өлкән яшьтәгеләрнең һәм болай да авыру кешеләрнең саулыгына зыян сала. Читать полностью