Быел россиялеләрнең 63 проценты Яңа ел бәйрәмнәре бюджетын «кысып тотачак». IRG маркетинг тикшеренүләр агентлыгы сораштыруы шуны күрсәтә.
Моннан тыш, Deloitte ширкәте үткәргән тикшеренүдә катнашкан илебез гражданнарының 21 проценты яңа ел бүләкләрен арзанрак кибетләрдән алырга җыенганлыгын белдергән. Ә 2014 елда исә кешеләрнең бары 8 проценты гына бүләкләрне кыйбатлы булмаган сәүдә ноктасыннан алган икән.