Өлкәбездә 1998 елдан алып “Намуслылык” акциясе үткәрелә. Аның оештыручылары — Россия журналистларының Самара өлкә оешмасы һәм өлкә иҗади берләшмәләр ассоциациясе арабызда яшәүче намуслы, мәрхәмәтле кешеләрне табып, аларның исемнәрен бөтен өлкәгә таныта. 18 ел эчендә чит кайгыга битараф булмаган, намуслы эшләр башкарган 500дән артык кеше бүләкләнде.
Быел да өлкәбезнең 20 районы һәм 9 шәһәреннән оештыручыларга 200 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан “Ветераннар”, “Погонлы кешеләр”, “Меценат”, “Тәрбиягә бала алу”, “Коткару”, “Кайгыртучанлык”, “Волонтерлар”, “Хатирә” һәм “Кыенлыкларны җиңеп чыгу” номинацияләрендә иң лаеклы 41 кешене сайлап алган. Лауреатларны бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә Самараның Тимерьюлчылар мәдәният йортында узды. Зал шыгрым тулы булып, рәтләр арасында басып торучылар да байтак иде. Читать полностью