1 декабрьдә Россия хоккее көне билгеләп үтелде
Хоккей – малайлардан чын ирләр ясый торган спорт төре. Алар киләчәктә профессионал хоккейчы булмаса да, дисциплиналы, максатчан, тәртип сөючән кешеләр булып үсәчәкләр.
Дамир Шәрәфетдинов хоккей белән әле өченче ел гына шөгыльләнсә дә бүген Самарның “Чайка” хоккей клубының төп командасында уйный. Аңа әтисе Мөдәрис тә, әнисе Лилия дә (тумышлары белән Яңа Ярмәк авылыннан булган милләттәшләребез) кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр: шактый кыйммәт булса да, формасын да сатып алганнар, күнегүләргә дә йөртәләр.
- Күнегүләр иртәнге сәгать биштә дә, кичке унда да булырга мөмкин – кайчан боз бушый, - дип сөйли Лилия ханым. – Балага да, үзебезгә дә баштан җиңел булмады, хәзер күнектек инде.
Өлкәбездә спортка зур әһәмият бирелә башласа да, балалар командаларына спонсорлар табуы кыен, төрле ярышларга чыгымнарны әти-әниләр түли. Шулай да улыбызның хоккей уйнавын хуплыйбыз, аның уңышларына чын күңелдән куанабыз, ярышларга да бергә йөрергә тырышабыз.
Дамирның хоккейга чын-чынлап бирелүенә иң беренче остазы – “ЦСКА ВВС” спорт клубының тренеры Алексей Булдаковның өлеше бәяләп бетергесез, дип саныйлар Шәрәфетдиновлар.
- Ул мине тимераякка бастырды, кызу шууы өстенә, шайба белән дә бик оста идарә итәргә өйрәтте. Бүгенге тренерыбыз Андрей Сауков та тәҗрибәле, кирәк чакта мактый да, урынлы итеп шелтәли дә. Ул безнең остазыбыз гына түгел, чын дустыбыз да. Әти-әниләр белән дә һәрвакыт элемтәдә, — дип мактый тренерын Дамир.
Бүген егет тимераякта нык тора, берьюлы өчәр-дүртәр уенчыны алдап, алкаларны капкага җиңел кертә. Спорт булгач җиңелүләр дә була, Дамир аларны да ирләрчә кабул итәргә өйрәнгән.
Тиздән “Чайка” хоккей клубы Бөтенроссия “Алтын алка” турнирында Россия чемпионы исеменә ярышачак. 64 саны астында уйнаган һөҗүмче Дамир Шәрәфетдинов командасына бу ярышта да, башка уеннарда да уңышлар теләп калабыз. “Алтын алка” безнеке булсын, егетләр!
Алия АРСЛАНОВА (ШАЯХМЕТОВА),
«Одноклассники» социаль челтәрендәге Яңа Ярмәк авылы төркеменең администраторы.
Просмотров: 1400