“Татар җыры”: каеннардан өскә үрмәләргә теләсә дә, туган якта туктап калган / Бюджет фестиваля «Татар жыры-2015» третий год подряд составляет 12 млн. рублей

df69549fe1aedda26e590494ebaad703_M19 декабрьдә “Пирамида” сәхнәсендә 16нчы тапкыр “Татар җыры” Халыкара эстрада җыры фестивале уза. Былтыр фестивальне оештыручылар “каеннардан өскә үрмәләдек” дип сөйләсәләр дә, быел да туган якта тукталып калганнар.

Оештыручылар фикеренчә, “Татар җыры”н 200гә якын кеше әзерли. Баксаң, ел ахырында уза торган чарага инде ел башыннан ук әзерләнә башлыйлар икән.

— Быел фестиваль 16нчы тапкыр үтү сәбәпле һәм Татарстанның 16нчы төбәк булуын исәпкә алып, туган як, Ватан темасын алырга булдык. Безнең уйлавыбызча, туган якка әйләнеп кайту темасы артистларга гына түгел, тамашачыларга да бик якын. Әлбәттә, кеше кайда гына булмасын, күңелендә үз халкының җырын йөртә, – дип белдерде “Татар җыры” фестиваленең төп режиссеры Ирина Алешина.

Фестивальне туры эфирда карап булачак

“Татар җыры”нда катнашучыларның костюмнарына да зур игътибар бирәчәкләр икән. Монда эстрада артистлары, режиссер теләкләре дә исәпкә алынган. Киемдәге барлык төсләр дә нәфис, җылы тонда булачак.

Фестивальнең турыдан-туры трансляциясен “TMTV” каналы аша күрергә мөмкин булачак. “Быел ул өченче тапкыр күрсәтелә. Узган ел без миллионлаган артык тамашачыга “Татар җыры”н он-лайн рәвештә карау мөмкинлеген булдырдык. Фестивальне Татарстанда – 500 мең, Башкортостанда – 200 мең, интернет аша 200 мең тамашачы күзәтте. Быел да әлеге рекордны кабатларга телибез”, – ди TMTV каналы редакторы Лилия Нигъмәтҗанова. Фестивальнең сценариенә килгәндә, анда интеллектуаль юморга да, республика, ил, дөнья сәясәте темаларына шаяруга да урын булачак. Аларны халык дөрес аңлар, дип ышана оештыручылар.

— “Татар җыры”нда катнашу, “Алтын барс” сынын алу – һәрбер җырчы өчен зур дәрәҗә. Ул яшьләргә эшләр өчен бер этәргеч булып тора, – дип саный Татарстанның халык артисты, “Татар җыры” фестиваленең күп тапкырлар лауреаты Зәйнәб Фәрхетдинова.

16 ел эчендә сәхнәгә ярымшәрә чыкмаганнар

Быел фестиваль номинантлары исемлегендә Филүс Каһиров та бар. Моны ишеткәч, укучылар бәлки аптырап та калыр: Филүс “Татар моңы”нда гына катнаша иде бит. Салават Фәтхетдинов та “Татар моңы” – ул матурлык, итагатьлелек, халкыбызның легендар җырлары, ә эстрада – чишенү һәм кычкыру”, дип белдергән булган. “Сәхнәдә кеше чишенәме, киенәме, бу – кешенең тәрбиясеннән тора. Әгәр сине мәҗбүри рәвештә чишендерәләр икән, борыл да кит, чишенмә!” – диде Филүс бу хакта.

Күпләр фестивальдә җырчылар, биючеләр ярымшәрә, әллә киенеп, әллә чишенеп бетмәгән килеш чыгыш ясый, дип тәнкыйтьли. Тик “Татар җыры” стилистлары бу сүзләр дөреслеккә туры килми, дип саный. “Әлеге проектта мин ярымшәрә сәхнәгә чыккан җырчыларны күргәнем булмады. Быел да барысы да матур булачак”, – ди фестиваль стилисты Алинә Бәдретдинова.

Былтыр “Татар җыры”ның юбилее булу сәбәпле, “Алтын барс” статуэткасы да үзгә булган. Быел исә “Алтын барс”ның классик вариантына әйләнеп кайтачаклар. 2014 елда “Татар җыры”нда катнашачак җырчыларны тавыш бирү ярдәмендә белделәр. Быел әлеге фестивальгә җырчыларның ничек эләгүенең дә сер капчыгын тиштеләр. “Барс-медиа” продюсерлык үзәге директоры Радик Артемьев әйтүенчә, аларны “Татар җыры” оештыручылары анализ үткәреп, сайлап алган.

Фонограммага җырлау-җырламау мәсьәләсендә оештыручылар бер сүз дә әйтмәде. Әллә фонограмма алар өчен гадәти әйбер булгангамы икән? Бары тик Филүс Каһиров белән Зәйнәб Фәрхетдинова генә беркайчан да “плюс”кә җырламаулары турында белдерде.

intertat.ru

* * *

XVI международный эстрадно-музыкальный фестиваль «Татар җыры» пройдет 19 декабря на традиционной площадке в КРК «Пирамида». Бюджет «Татар җыры» третий год подряд составляет 12 млн. рублей. Цена на билеты в этом году составила от 4 до 9 тыс. рублей. Об этом заявила режиссер конкурса Ирина Алешина на пресс-конференции в «Татмедиа».

«В этом году фестиваль проходит в 16-й раз, и именно поэтому мы решили взять тему родного края. 16-й регион — это наш Татарстан, наша родина. И тема родного края, тема возвращения домой близка каждому артисту и даже зрителю, — рассказала Алешина в ходе прошедшей сегодня пресс-конференции. — Фестиваль пройдет под девизом «Где бы ты ни был, в твоем сердце звучит песня родного края». Вот об этом мы и будем говорить».

Алешина уже была режиссером-постановщиком программы «Татар җыры» на 10-летний и 15-летний юбилеи.

business-gazeta.ru

Просмотров: 1036

Комментирование запрещено