Самараның Журналистлар йортында (Самарская урамы, 179а йорт) танылган фотожурналист Николай Никитинның “Тормыш параллельләре” дип аталган фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Ул авторның 70 яшьлек юбилеена багышлана.
Илле елдан артык гомерен кулына фотоаппарат тотып үткәргән бу шәхес белән миңа да үткән гасырның җитмешенче — сиксәненче елларында өлкәбезнең төп басмасы булган “Волжская коммуна” газетасында берникадәр вакыт эшләргә насыйп булды. Әле дә аның белән бергәләп өлкә авылларына материаллар артыннан командировкаларга баруыбыз истә. Мин шул вакытларда аның үҗәтлелегенә, тормыш мизгелләрен тотып алып, рәсемнәрендә оста итеп чагылдыра белүенә соклана идем. Ул үзенең коллегаларын истәлеккә төшереп шәхси фотоальбомында калдырган. Шулар арасында мин дә бар, әлбәттә.
Аннан соң мин — “Бердәмлек” татар газетасында, ә ул “ИТАР — ТАСС” агентлыгында эшли башладык.
Николай Николаевичка шушы дәвердә Россиянең төрле почмакларында булырга һәм күп фоторәсемнәр төшерергә туры килгән. Аның күргәзмәгә куелган 33 рәсеме арасында Әстерханда, Якутиядә, Магаданда, Чукоткада һәм башка күп урыннарда төшерелгән искиткеч эшләрен күреп була. Ул аларда танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклеләре белән беррәттән гади хезмәт кешеләренә дә зур игътибар бирергә тырышкан.
Фотокүргәзмә декабрь урталарына кадәр Самараның Журналистлар йортында эш көннәрендә иртәнге сәгать уннан алтынчы яртыга кадәр эшләячәк. Керү ирекле.
Коллегабызны тагын бер мәртәбә 70 яшьлек юбилее белән котлап, аңа яңа иҗади уңышлар телибез.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире, Россиянең Журналистлар берлеге әгъзасы.
Просмотров: 1422