Пленарное заседание Х форума «Деловые партнеры Татарстана» с участием Президента РТ Рустама Минниханова состоялось 5 декабря в ГТРК «Корстон» в Казани. Руководству республики выразили слова благодарности за возможность общения с представителями бизнеса из различных субъектов России и зарубежных стран.
«Форум является площадкой возможностей для бизнеса», – отметил сегодня исполнительный директор некоммерческого партнерства «ЛенПетроТат» Артур Ямалов.
«Встречается не крупный бизнес, а тот, кому такие встречи нужны», – добавил на пленарном заседании предприниматель из Казахстана Рафаил Хажипов.
Сегодня в столицу Татарстана приехали представители регионов РФ и зарубежья, которые представили здесь свои готовые проекты. Также участникам форума был презентован инвестиционный потенциал Татарстана. В частности, министр информатизации и связи республики Роман Шайхутдинов отметил, что Татарстан является лидером в сфере IT-технологий, а также рассказал о крупном проекте для всей России – новом городе Иннополис. «Технологии, которые развиваются в этом городе, являются очень динамичными. В нем работают наиболее подвижные, наиболее подверженные миграции. Город уже запущен», – отметил он.
Председатель Государственного комитета Татарстана по туризму Сергей Иванов в свою очередь сообщил, что в связи с последними мировыми событиями, сократившими места для выездного туризма россиянам, а также связанными с ростом курса валют, внутренний туризм будет лишь получать развитие. Также он представил несколько туристических кластеров, предназначенных для различных видов отдыха: «Нариман», «Камское Устье», «Рыбная слобода» и стартовавший к реализации кластер «Великий Булгар». В данных проектах, как считает Иванов, инвесторы могут как найти узкопрофильные направления для вложений, так и вложить в проекты в целом. Он отметил, что часть инвестиций в проекты – бюджетное финансирование.
«Татарстан входит в пятерку экономических лидеров среди субъектов РФ», – отметила руководитель Агентства инвестиционного развития РТ Талия Минуллина. Она сообщила, что в структуре татарстанской экономике большую часть составляет промышленность, а по многим позициям татарстанское производство обеспечивает большую часть России.
«Активно Татарстан работает на международном рынке. Наши партнеры сегодня – это более 140 стран мира. Мы поддерживаем и развиваем отношения», – сообщила Т.Минуллина, подчеркнув, что только в этом году состоялись деловые визиты в Китай, Люксембург, Японию, Финляндию, ОАЭ и другие страны.
Талия Минуллина отметила, что Татарстан привлекателен для инвесторов: за три квартала текущего года удалось привлечь инвестиций больше, чем за весь 2014 год (по статистике, в 2014 году ежедневно привлекалось по 1,2 млн. долларов). «Условия работы в Татарстане самые лучшие во всей России, республика занимает первое место федерального рейтинга благоприятного инвестиционного климата среди субъектов России», — сказала она.
«Мы встречаемся десятый раз, и каждая встреча – это целая жизнь», – отметил сегодня Президент Татарстана Рустам Минниханов, подчеркнув, что проведение таких мероприятий – мудрая мысль. Президент РТ добавил, что на форуме собрались деловые люди со всей России и из-за рубежа, которые имеют возможность знакомиться и налаживать связи.
По его словам, на сегодняшний день в республике проживают лишь 30 процентов татар, а остальные живут в субъектах Российской Федерации и за рубежом. Рустам Минниханов подчеркнул, что на сегодняшний день важно сохранять родной язык и культуру и один из элементов идентичности татарского народа – его религию. Для сохранения единства народа и его развития Правительство республики старается регулярно проводить встречи в регионах России и за рубежом.
К слову, форум «Деловые партнеры Татарстана» проходил в республике с 2000 года. Бизнес-сообщества татар из регионов РФ и стран зарубежья способствовали консолидации и координации торгово-экономической деятельности РТ с хозяйствующими субъектами за его пределами. В этот период в регионах РФ, странах ближнего и дальнего зарубежья были созданы более 40 торговых домов, торгово-экономических и полномочных представительств РТ.
В дальнейшем по инициативе Исполкома ВКТ и бизнесменов-татар РФ и стран зарубежья была создана Всемирная ассоциация содействия татарским предпринимателям. Проведение сходов предпринимателей татарских сел России, которое являлось хорошей площадкой налаживания горизонтальных связей между хозяйствующими субъектами РТ и России, стало доброй традицией.
Однако начиная с 2009 года форум «Деловые партнеры Татарстана» стал проводиться нерегулярно. В 2014 году, в силу сложившихся экономических реалий в стране, которые требовали коренного изменения межрегиональных торгово-экономических связей, было принято решение возобновить работу форума. Таким образом, в начале декабря прошлого года форум состоялся, собрав около 700 предпринимателей-татар из 54 регионов РФ, а также зарубежных стран.
* * *
Казандагы “Корстон” комплексында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы уздырылды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Инвестицион үсеш агенлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. рәсми затлар катнашты.
Искәртеп үтик: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 4-5 декабрьдә Казанда үзенең киңәйтелгән (еллык хисап) утырышын һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумын уздыра. Әлеге чараларда 600дән артык делегат, төгәлрәге, Россия Федерациясенең 53 төбәгеннән 487 кеше, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 118 кеше чакырылган иде.
Бүгенге утырыш алдыннан мәртәбәле кунаклар өчен «Корстон» фойесында “Нәфис Косметикс” ААҖ, сувенир һәм хәләл продукцияләр күргәзмәсе оештырылды.
Пленар утырышта Ринат Закиров делегатларны сәламләп, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының ТР башкаласында 10нчы тапкыр үткәрелүен, анда милләтебезнең асыл уллары, кызлары катнашуын искәртеп, бу төр очрашулар күркәм гадәткә әверелде, дип билгеләп үтте. «Татар кайда гына яшәмәсен, үз көнен үзе күрә, тырышып эшли, уңышка ирешә. Соңгы елларда базар шартларында күп кенә милләтәшләребез бизнес өлкәсендә үз урынын тапты. Бүген гөрләп торган татар тормышын күрәбез икән, монда эшмәкәрләрнең өлеше гаять зур», — диде ул һәм хәзер Татарстан белән хезмәттәшлек өлкәсендә мөмкинлекләр күп булуына игътибарны юнәлтте.
Утырышта татар эшмәкәрләре, эре ширкәтләр җитәкчеләре, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре чыгыш ясап, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Әйтик, Башкортстан башкаласы Уфадан килгән биология фәннәре докторы Рәзиф Рәпиев гәрәбә белән дәвалауның өстенлекләренә аерым тукталып, эшмәкәрләрне бу төр дәвалау үзәкләрен Татарстан территориясендә дә ачарга чакырды. Хабаровскидан делегат булып килгән Ранэль Зиннәтуллин әлеге крайда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә уңайлы шартлар булдыруын әйтеп, инвесторлар өчен кызыклы булырга мөмкин перспективалы проектлар турында сөйләде. Кытайдан килгән эшмәкәр Рифкать Фәхретдин исә Татарстанның чит илләрдә зур ихтыяҗга ия брендлары турында бәян итте.
Утырышта форум делегатларына Татарстанның икътисади, инвестицион куәтен күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районы Иннополис шәһәре, аны булдыру тарихы, эшчәнлеге турында бәян итте. Ул Татарстанда IT-тармакның актив үстерелүен, икътисадның бу юнәлешкә бәйлелеге көннән-көн артуын ассызыклады. Роман Шәйхетдинов Иннополис шәһәренең бүгенге инфраструктурасы Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 5 мең кешене кабул итәргә әзер, биредә бизнес үсеше өчен дә мөмкинлекләр зур, дип билгеләп үтте.
ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың туризм өлкәсендәге инвестицион проектлары, аерым алганда, «Нариман», «Кама Тамагы», «Балык Бистәсе», «Бөек Болгар» туристик кластерлары белән таныштырды. Ул бүгенге геосәяси вазгыятьне исәпкә алып, эчке туризмга игътибарның шактый зур темплар белән үсүен ассызыклап, бу төр проектларга инвестицияләр кертүнең өстенлекләренә игътибар бирде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның соңгы еллардагы икътисади үсеше, казанышлары, шулай ук инвестицион куәте турында сүз йөртеп, республиканың башка төбәкләрдәге, чит илләрдәге милләттәшләребез белән хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер булуын ассызыклады.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов форум кунакларын сәламләп, аларга Татарстанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. «Нәрсә белән генә шөгыльләнсәк тә, һәрберебез милләтебез, телебез, гореф-гадәтләребез турында борчыла. Борчылмыйча да булмый шул», — диде ул бүген күп кенә милләттәшләребезнең туган телләрендә сөйләшмәвен аяныч хәл буларак бәяләп. Президент фикеренчә, татар теле өйдә ана теле итеп кабул ителмәсә, аны берничек тә саклап булмый. Ул бу юнәлештә дин белән тыгыз эшләргә кирәклегенә басым ясап, нәкъ менә дин ярдәмендә телебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә саклау мөмкинлеге бар, диде.
Рөстәм Миңнеханов бүгенгедәй чараларның гаять әһәмиятле булуын билгеләп үтте. «Мондый очрашулар бик кирәк. Алар татар эшмәкәрләренә Татарстан күләмендә генә түгел, Россия, дөнья күләмендә аралашу мөмкинлеге булдыра, — диде. Ул милләттәшләр белән күрешү-аралашуның мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. — Без кулыбыздан килгәнне эшләргә, кая барсак та, милләттәшләребез белән күрешергә, аралашырга тырышабыз. Үзләрен кайсы да булса өлкәдә яхшы яктан күрсәткән татарларны һәрвакыт үрнәк итеп күрсәтәбез, алар белән горурланабыз. Ә сез, бүген залга җыелганнар — булганнарның булганнары. Тагын бер кат бик зур рәхмәт сезгә!» — дип сүзен йомгаклады ТР Президенты.
Чара ахырында ул аерым делегатларга ТР дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Татар-информ» МА алдан хәбәр иткәнчә, бүген форумда катнашучылар өчен сәгать 4тә “Иннополис” махсус икътисади зонасы буенча экскурсия башлана. БТК БКның киңәйтелгән утырышына килүчеләр исә сәгать 3тә “Казан” милли мәдәният үзәгенә әлеге халыкара иҗтимагый оешманың 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2016 елга эш планын кабул итү өчен җыела. Соңыннан сәгать кичке 8дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Халкым минем” телевизион тапшыруының 10 еллыгына багышлап, тантаналы кичә тәкъдим ителә. Әлеге мәдәни чарада делегатларның һәммәсе катнаша ала.
Просмотров: 1354