Эльдар Рязанов: «Русь 300 ел дәвамында татар изүе астында яшәгән, диләр. Тик алар бер генә чиркәүне дә юкка чыгармаган»
Һәр елның 31нче декабрендә без традиция буенча… «Язмыш шаяруы, яки җиңел пар белән» (Ирония судьбы, или с лёгким паром) фильмын карыйбыз. Инде һәр кадрын, геройларның кайчан нәрсә әйтәсен ятлап бетерсәк тә, Яңа ел төнен әлеге комедиядән башка күз алдына да китереп булмый. Быел да, бөтен гаилә белән телевизор каршына җыелышып, Женя Лукашин, Галя, Ипполитларны күзәтербез, алар белән бергә борчылырбыз, көләрбез. Ә күңелдә моңсу бушлык булыр: яңа 2016нчы елга шушы үлмәс фильмны тудырган Эльдар Рязановтан башка керәбез бит.
Бөекләр китә… Әле 23нче ноябрь көнне генә «Әлмәндәр улы» Ирек Баһман белән хушлашкан идек. 30нчы ноябрьдә сәнгать дөньясы тагын бер сәләтле улын югалтты – СССРның Халык артисты, танылган режиссер һәм сценарийлар авторы Эльдар Рязановның 88 яшендә гомере өзелде.
«Карнавальная ночь», «Берегись автомобиля», «Невероятные приключения итальянцев в России», «Ирония судьбы, или с лёгким паром!», «Служебный роман», «Гараж», «Вокзал для двоих» – совет чорында бу фильмнарны карамаган кеше булдымы икән? Хәер, Рязановның картиналары хәзер дә актуаль, шуңа күрә аларны даими рәвештә күрсәтеп торалар. «Ирония судьбы» һәм «Служебный роман» фильмнарының заманча икенче өлешләре дә төшерелде хәтта.
Ә бит Рязанов режиссер булырга уйлап та карамаган. Кечкенәдән китап укырга яраткан малай бер хыял белән янып яшәгән – язучы булу! «Өченче класста укыганда, минем яшьтәгеләр өчен язылган бөтен китапны да укып чыккан идем инде. Ә китапханәдән китап алу өчен мәктәптән белешмә алып килергә кирәк. Шулчак хәйләкәр адымга барырга булдым: белешмәдәге «3нче класс» дигәнне «5нче класс»ка төзәтеп куйдым. Үзем китапханәчегә белешмәне сузам, үзем ялганым тотылмасын иде, дип куркам. Сизмәделәр тагын. Шулай итеп, 5нче класслар өчен язылган китаплар белән таныша башладым», – дип яза ул автобиографиясендә.
Мәктәпне дә яшьтәшләреннән алдарак тәмамлый Эльдар. Унынчы класска барып тормый, имтиханнарны экстрен рәвешендә тапшыра. Һәм Одессага китеп, моряк булырга карар кыла – язучы булганчы дөнья күрергә, кешеләрне аерырга өйрәнергә кирәк бит. Одессадан укырга керү-кермәве турында җавап хаты көтеп йөргән көннәрдә ВГИКка укырга керергә җыенган иптәшен очрата. Кызык өчен генә аның белән институтка барып карарга уйлый. Һәм, бер килгәч-килгәч, режиссура факультетына имтихан тапшырып карарга ниятли. Одессадан җавап килгәнче генә укып торырга, янәсе. Шулай итеп, 16 яшендә ВГИК студенты булып куя. «Вакытлыча» гына дип сайлаган һөнәре гомерлек булып чыга.
Язучы булу теләген дә өлешчә тормышка ашыра Рязанов. Шул ук «Ирония судьбы»га сценарийны Эмиль Брагинский белән бергәләп яза ул. Аннан соң да күп кенә фильмнарга сценарийлар тудыра. Актер, продюсер, педагог, телевидение алып баручысы рольләрендә дә үзен сынап карый.
Күпләр Эльдар Рязановның REN TV телеканалында «Мужской разговор» дип аталган тапшыру алып барганын да, 1993нче елда Президент Борис Ельцин белән уздырган әңгәмәсен дә хәтерлидер әле. Илбашына биргән кыю сораулары, СССРдан аерылып чыккан республикаларның бәйсезлек дәрәҗәсе хакында кызыксынуы белән игътибарны җәлеп итте ул. Мөгаен, кызу канлы Президенттан туры бәреп: «Калмык, чуваш, татар яисә яһүд Русия Президенты була аламы?» – дип сораган беренче кеше дә Рязанов булгандыр. «Теориядә була ала. Тик чынлыкта мондый хәлнең булуы шикле», – дип җавап биргән иде ул чакта Ельцин.
Еллар үткәч, инде Борис Николаевич президент кәнәфиен бушаткач, Рязанов аны бер интервьюда кабат искә алды. «Мин Ельцинның күп кенә гамәлләрен хуплыйм. Тик берсен генә гафу итә алмыйм – үзенә нинди алмаш калдыруын», – дип сөйләде ул.
2008нче елда Эльдар Рязанов хатыны Эмма Абайдуллина белән Казанга, ул вакытта «Алтын мөнбәр» дип аталган мөселман кинофестиваленә дә килгән иде. Казанны бик ошатуы турында сөйләгән, хәйрияче Әсгать Галимҗановка Кремль астында куелган һәйкәлгә хәйраннар калып киткән иде. Татарларга да хәер-хаклы булуы күренде. Аның үзендә дә татар каны акмыймы икән, дигән сүзләр дә йөреп алды. Эльдар Рязанов үз исеменең мөселманча булуын: «Мин 1927нче елда, революция рухындагы исемнәр модада булган заманда туганмын. Ә минем әти-әнием Фарсыдан (хәзерге Иран) күченеп кайткан. Шуңа күрә улларына да башкаларныкыннан аерылып торган матур яңгырашлы исем кушканнар», – дип аңлатты.
Эльдар Рязановның: «Русь 300 ел дәвамында татар изүе астында яшәгән, диләр. Тик алар бер генә чиркәүне дә юкка чыгармаган. Ә большевиклар, берничә ел идарә итү эчендә, күпме Изге йортны җир белән тигезләде. Минем хатыным – татар. Шуңа күрә мин һаман да «татар изүе» астында яшәвемне дәвам итәм. Һәм мондый «изү» миңа бик ошый», – дигән сүзләрен дә хәтерлибез әле. Кино сәнгатендә генә түгел, сәясәттә дә әйтер сүзе бар иде аның. Русиянең Украинада алып барган хәрби хәрәкәтен тәнкыйтьләп язылган хатларда да Рязановның имзасы тора.
Режиссерның каты авыруы турында хәбәр 2010нчы елда таралды. Тыны кысылу сәбәпле берничә тапкыр больницада да ятып чыкты. Быелның 21нче ноябрендә тагын авыр хәлдә больницага китерделәр аны. Шуннан тернәкләнә алмады инде. 60 яшендә биргән интервьюсында ук: «Яраткан эшеңне үз ихтыярың белән калдырып китү мөмкин хәл түгел. Мин үз теләге белән пенсиягә чыккан рәссам, композитор, язучы, режиссер, артистларны белмим диярлек. Аларны сәнгатьтән физик үлем генә алып китә ала», – дип сөйләгән Рязанов нәкъ шулай китте дә. Үз исемен кино сәнгате тарихына, халык хәтеренә алтын хәрефләр белән мәңгелеккә уеп калдырып китте.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
«Безнең гәҗит».
Просмотров: 1327