Без — Похвистнево районы Мəчəлəй авылы мəктəбе укучылары һəм укытучылары — авылдашыбыз, хәзерге вакытта Самарда яшəүче Рәфыйк Исхак улы Газизовка олы рəхмəтлəребезне белдерəбез. Ул мəктəбебезгə теннис өстəле бүлəк итте, хəзер балалар тəнəфеслəрдə рəхəтлəнеп спорт төре белән шөгыльләнәләр.
Рәфыйк Исхак улы Газизовка олы рəхмəтләребезне əйтеп, тормышында һəм эшлəрендə зур уңышлар, сəламəтлек телибез.
Кайгы-хəсрəт туктатмасын
Машинаңны юлларда.
Сыр салмасын маңгаеңа
Айлар, көннәр, еллар да.
Килəчəккə телəгебез:
Юлларыӊ гел уң булсын,
Ташламасын сəламəтлек,
Эшлəреӊ гөрлəп торсын!
Укучылар һəм укытучылар исеменнəн Мəчəлəй мəктəбе укытучысы
Зөлəйха МИЯССАРОВА.
Просмотров: 1543
рафик молодец исэн бул