Кеше булып кала белергә кирәк

Идел буе дәүләт социаль-гу­манитар академиясенең (элеккеге Са­мара педагогия институты) фило­ло­гия факультеты сту­дент­лары Эльвира Вә­лие­ва белән Эльвина Шәвәлиевада “Намус­лылык” акциясе зур тәэсир калдырган

Идел буе дәүләт социаль-гу­манитар академиясенең  сту­дент­лары Эльвира Вә­лие­ва (уңда) белән Эльвина Шәвәлиевада “Намус­лылык” акциясе зур тәэсир калдырган.

Өлкәбездә 1998 елдан алып “Намуслылык” акциясе үткә­релә. Аның оештыручылары — Россия журналистларының Самара өлкә оешмасы һәм өлкә иҗади берләшмәләр ассоциациясе арабыз­да яшәүче намуслы, мәрхәмәтле кешеләрне табып, аларның исемнәрен бөтен өлкәгә таныта. 18 ел эчендә чит кайгыга битараф булмаган, намуслы эшләр башкарган 500дән артык кеше бүләкләнде.

Быел да өлкәбезнең 20 районы һәм 9 шәһәреннән оештыручыларга 200 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан “Ветераннар”, “Погонлы ке­шеләр”, “Меценат”, “Тәрбиягә бала алу”, “Коткару”, “Кайгыртучанлык”, “Волонтерлар”, “Хати­рә” һәм “Кыенлыкларны җиңеп чыгу” номинацияләрендә иң лаек­лы 41 кешене сайлап алган. Лауреатларны бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә Самараның Тимерьюлчылар мәдәният йортында узды. Зал шыгрым тулы булып, рәтләр арасында басып торучылар да байтак иде.

Акцияне оештыручыларның берсе, Россия журналистлары берлеге секретаре, Россия журналистларының Самара өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова сәхнәгә күтәрелеп, чарага килүчеләрне сәламләде.

- Бу чараны яхшы гамәлләр кылган кешеләрне бүләкләү өчен генә түгел, алар турында башкалар да белсен, алардан үрнәк алсын өчен үткәрәбез, — диде ул һәм өлкә губернаторы Николай Меркушкинның Тәбрикләү хатын да укып үтте. Регион башлыгы 18 ел эчендә “Намуслылык”ның бөтенхалык ак­ция­сенә әверелүен ассызыклап, лауреатларны “Халык геройлары” дип атаган.

Ветеран Василий Матвеев (уң­нан сулга) өлкә Эчке эшләр министр­лыгының баш идарәсе җитәкчесе Сергей Солодовников белән.

Ветеран Василий Матвеев (уң­нан сулга) өлкә Эчке эшләр министр­лыгының баш идарәсе җитәкчесе Сергей Солодовников белән.

Бу көнне дә сәхнәгә күтә­релгән һәркем герой исеменә лаек иде. Аларның берәүләре бәлага эләккән кешегә ярдәм кулы сузган, икенчеләре үз тормышын куркыныч астына куеп, башканы үлемнән коткарган, өченчеләре туган җиренең тарихын, Бөек Ватан сугышында кан койган якташларының исемнәрен мәңгеләштерү өчен күп көч куйган…

Бүген чит кешеләргә эчкерсез ярдәм итү күпләрне гаҗәпләндерсә дә, арабызда миһербанлы кешеләр күп әле. “Намуслылык” ак­циясенең “Кайгыртучанлык” но­ми­нациясендә бүләкләнүче 4 лауреат моңа тере мисал. Сама­ралы Татьяна Беседина “кара риелтор»лар тарафыннан алданып, фатирсыз калган Александр Ращупкинның документларын яңадан торгызырга, пенсиясен юллап алырга һәм аны Борское авылындагы пансионатка урнаштырырга булыша.

Похвистнево районы Урта Аверкино авылында яшәүче 64 яшьлек Вячеслав Помощников та искитәрлек шәхес. Ул бөтен гомерен акыл ягыннан зәгыйф булган кешеләр белән эшләүгә багышлаган. Вячеслав Васильевич аларны спортка тарту белән бушлай шөгыльләнә, бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, төрле ярышларга йөртә. Инвалид булуларына карамастан, аның спортчылары дөнья күләмендәге ярышларда катнашып, алтын медальләргә ия булган кешеләр. Әлбәттә, бу эш соклануга лаек.

5

“Ветераннар” номинациясендә бүләкләнүчеләр.

3

“Тәрбиягә бала алу” номинациясе лауреатлары (уңнан сулга) София Кажгалиева, Галина Орлова, Лаура Самонова һәм Любовь Шубина.

(уңнан сулга) "Самара һәм губерна" журналының баш мөхәррире Юлия Галочкина һәм “Кыенлыкларны җиңеп чыгу” номинациясе лауреаты Алексей Транцевның әтисе Сергей Транцев.

«Самара һәм губерна» журналының баш мөхәррире Юлия Галочкина һәм “Кыенлыкларны җиңеп чыгу” номинациясе лауреаты Алексей Транцевның әтисе Сергей Транцев.

Алексей Транцев

Алексей Транцев

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән елда, “Намуслылык” акциясе дә ветераннарга аеруча игътибар биргән. Лауреатлар арасында фронтта сугышучылар да, тыл ветераннары да байтак. Алар әле бүген дә халык иминлеге өчен күп көч куя.

Ветеран Василий Матвеевны Камышлы районында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул күп мәртәбәләр СССР, 4 тапкыр Европа һәм АКШта үткәрелгән Бөтендөнья спорт уеннары чемпионы. Василий Романович 248 — алтын, 52 — көмеш һәм 36 бронза медальләре белән бүләкләнгән спортчы. Аның коллекциясе әле дә тулыландырыла. 89 яшьлек сугыш ветераны моның белән генә дә чикләнми. Ул ел саен үз исемендәге призга чаңгы ярышлары оештыра һәм үзе дә анда катнаша. Ә Җиңү бәйрәме алдыннан ветеран үз акчасына ел саен Байтуган — Яңа Усман авыллары арасында йөгерү буенча марафон уздырып тора. Мондый кеше белән горурланмый булмый. Акциянең “Ветераннар” номинациясендәге бүләкләрне Василий Матвеевка һәм тагын 8 ветеранга өлкә Эчке эшләр министрлыгының баш идарәсе җитәкчесе Сергей Солодовников тапшырды. Тамашачылар аларны аягүрә басып алкышладылар.

Тәрбиягә бала алып үсте­рү дә гайрәт, түземлелек, ми­һербанлык таләп итә. Красноармейск районы Павловка авылында яшәүче София Ислам кызы Кажгалиева бу турыда бик яхшы белә. Ул — тәрбиягә алынган 10 бала әнисе. Алар төрле яшьтә, гаиләгә төрле вакытта килеп эләксәләр дә, бик тату яшиләр, әниләрен бик яраталар.

Ә менә Шенталы районы Аксаково авылында яшәүче Галина Орлова, сызранлы Лаура Самонова һәм Кинел районы Малая Малышевка авылында яшәүче Любовь Шубина, авырлыклардан бер дә курыкмыйча, тәрбиягә зәгыйф балалар алганнар. “Һәр бала мәхәббәткә һәм кайгыртучанлыкка мохтаҗ”, — диләр алар.

Генерал Александр Сенопальников исемендәге “Погонлы кешеләр” номинациясе лауреатлары арасында милләттәшебез дә бар иде. Полиция хезмәткәре Вадим Мулдагалиев һәм Максим Куповых кизү торганда янгын чыккан йорттан 24 кешене чыгарып, аларның гомерләрен саклап калганнар.

Бу номинациядә Тольятти, Сызран һәм Самара шәһәр­ләрендә хезмәт итүче тагын әле алты полиция хезмәткәре бүләкләнде.

Намуслы гамәлләрне өл­кәннәр генә түгел, балалар да эшли. Әнә, Большая Глушица авылында яшәүче 11 яшьлек Дмитрий Назаров иптәшенең бозлы елгада бата башлаганын күреп, ике дә уйлап тормыйча, ярдәмгә ташлана.

“Кыенлыкларны җиңеп чыгу” номинациясе быелдан баш­лап каһарман якташыбыз, иң беренчеләрдән булып “Намуслылык” бүләгенә ия булган күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Сә­гыйров исемен йөртәчәк. Һәм быел аның кебек үк кыю, авырлыкларга бирешмәүчән егет Алексей Транцев лауреат исеменә лаек булды.                                        Iгруппа инвалиды (7 ел элек электр тогы сукканнан соң аның ике кулын да кисәргә туры килә) булуына карамастан, Алексей актив тормыш алып бара. Ул — Самара яшьләренең җәмгыяви-демографик һәм гаилә сәясәте ми­нистры, фикердәшләре бе­лән бергә инвалидларга ярдәм итү юнәлешендә проект­лар төзи һәм аларның күбесен тормышка ашырган да инде. Бу көнне тагын бер мөһим форумда катнашканга күрә, Алексей бүләк алырга да килә алмаган, аның урынына сәхнәгә әтисе Сергей Транцев күтәрелде.

Комнан рәсем ясап һәр номинациянең “визит кар­точ­касы”н тасвирлаган саң­гырау кыз Вика Митрофанованың да язмышы җиңелләрдән тү­гел. Шулай да ул тормышка җайлашкан, шат күңелле кеше булып яшәргә көч тапкан һәм башкаларга да матурлык бүләк итеп яши. Сәхнәгә эленгән зур экраннан аның җитез бар­маклары белән комнан рәсем ясавын тамашачылар исләре китеп күзәттеләр, һәр чыгышын кайнар алкышларга күмделәр.

Тамашачылар арасында яшь буын вәкилләре дә байтак иде. Милләт­тәш­ләребез, Идел буе дәүләт социаль-гу­манитар академиясенең (элеккеге Са­мара педагогия институты) фило­ло­гия факультеты сту­дент­лары Эльвира Вә­лие­ва белән Эльвина Шәвәлиевада “Намус­лылык” акциясе зур тәэсир калдырган.

Идел буе дәүләт социаль-гу­манитар академиясенең  сту­дент­лары Эльвира Вә­лие­ва (уңда) белән Эльвина Шәвәлиевада “Намус­лылык” акциясе зур тәэсир калдырган.

Идел буе дәүләт социаль-гу­манитар академиясенең сту­дент­лары Эльвира Вә­лие­ва (уңда) белән Эльвина Шәвәлиевада “Намус­лылык” акциясе зур тәэсир калдырган.

- Шундый чараларга күбрәк яшьләр килеп, бүгенге лауреатлар кебек кешеләрдән үрнәк алса, киләчәгебез өметле булыр иде. Кеше картмы, яшь­ме, зәгыйфьме әллә сау-сәламәтме — мөһим түгел. Иң мөһиме — һәрхәлдә Кеше булып кала белергә кирәк, — дип сөйли Камышлы районы Яңа Усман авылында туып үскән Эльвина.

Ә менә Нурлаттан укырга килгән Эльвира “Кыенлыкларны җиңеп чыгу” номинациясенә Гакыйль Сәгыйров исеме бирелүгә шатлануын белдерде.

- Гакыйль Сәгыйровның ачы язмышы турында китаплардан, интернеттан укып беләм. Тормыш авырлыкларына кайвакыт сау-сәламәт кешеләр дә бирешә, ә менә Гакыйль ага, бер хә­рәкәтсез урында ятуына карамастан, үзендә яшәү көче тапкан. Аның тормыш яратучан, ярдәмчел, шәфкатьле булып кала алуына сокланмый мөмкин түгел. Бүгенге чарада да мин каһарман якташым өчен горурлык хисе кичердем, — диде ул.

Ә инде кызларга күптән түгел генә дөнья күргән “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барсы да аның турында” китабын бүләк иткәч, шатлыкларының иге-чиге булмады. Алар укытучы булып эшли башлагач та бу китап кирәк булыр, киләчктә намуслы укучылар тәрбияләп үстерерләр, дип ышанасы килә.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

В Самаре состоялась XVIII церемония награждения лауреатов губернской Акции «Благородство»

Просмотров: 1680

Комментирование запрещено