12 декабрьдә мөселманнар Һиҗри календаре буенча Мәүлид аена керә. Рабигүл әүвәл ае «яз башы» дигәнне аңлата. Борынгы исеме «Хуан». Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәһи вәсәлләмнең Кәнәна исемле 14 нче буын бабасы (ул гарәбләр шаһы була) язның әүвәлге аенда сахрада чәчәкләрнең ачылганын күреп, күңеленә бер ләззәт таба һәм хисләнеп әйтеп куя: «Рабигүл әүвәл». Вәзирләре аның бу сүзләрен шунда ук тарихка теркәп куялар һәм айны да шушы исем белән атый башлыйлар.
Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне (быел ул 23 декабрьгә туры килә) ислам дөньясында зур тантана, чөнки бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән.
Мәүлид — гарәп сүзе, туу дигәнне аңлата. Бу сүз белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәсәлләмнең туган көнен атыйлар.
Ислам галимнәре Аллаһның расүле Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәсәлләм Рабигүл әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы төндә дөньяга килгән дип саныйлар (Милади белән 571 нче сәнәдә 27 апрельдә). Рабигул әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең яшәү ревеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар.
Мәүлид бәйрәмен (Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган мәҗлесләр) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмне бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребезнең тормышында булган әһәмиятле вакыйгалар турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид бәйрәмендә төрле ризыкларлар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә. Бу изге га¬мәлләрне кылган мөселманнар савапка ирешер, ИншаАллаһ, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге әзерләгән язмада. Бу айда «Әхзәб» сүрәсеннән «Мә кәнә»не уку бик саваплы (40-48 нче аятьләр), дип, аның үрнәк тексты һәм Мәүлид мөнәҗәте тәкъдим ителә. Бу хакта биредә тулырак танышып була.
Мәүлид аенда булган кайбер вакыйгалар:
8 нче көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең Мәдинә шәһәренә килеп җиткән көне.
10 нчы көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең хәзрәти Хәдичәгә өйләнгән көне.
12 нче көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең туган көне — Мәүлид ән-нәби.
22 нче көн – хәзрәти Фатыйманың туган көне.
* * *
С закатом солнца 11 декабря по мусульманскому календарю начинается месяц Рабигуль-авваль — месяц, в котором был рожден пророк Мухаммад (мир ему). 2015 год ознаменуется редким явлением, которое происходит всего лишь один раз в 33 года: в 2015 году мусульмане дважды отметят Мавлид – 3 января и 24 декабря.
Наступление месяца Рабигуль-авваль — это прекрасный повод ещё раз вспомнить и напомнить себе о нашем пророке Мухаммаде.
Мусульмане уделяют больше внимания поклонению. Празднование Мавлид ан-Наби в каждых странам имеет свои традиции. Некоторые приглашают гостей из своих родственников, друзей, знакомых и, читая Коран, рассказывая о жизни Мухаммада, благословляя его, проводят Мавлид в своих домах. 12 числа этого месяца, практически во всех мечетях в России страны собираются единоверцы, и это мероприятие сопровождается рассказами о жизни Мухаммада, мир Ему, и о Его сподвижниках, восхвалениями Всевышнего и благословениями Пророка, религиозными песнопениями и чтением Корана. Именно так татары испокон веков проводили Мавлид.
В благородном хадисе, переданном от Анаса, да будет довольство Аллаха ему, Посланник Аллаха сказал:
«Когда какие-нибудь люди собираются поминать Аллаха Всевышнего с единственной целью, дабы Он был доволен ими, тогда ангел с небес объявляет: «О люди! Вы прощены, и грехи ваши заменены благими деяниями».
Собрание людей с точки зрения Ислама считается одним из лучших действий. Это сплачивает мусульман, укрепляет веру в сердцах и дает возможность пообщаться на религиозные темы и узнать побольше друг о друге.
КОНТЕКСТ:
Мавлид ан-Наби в Самаре!
Просмотров: 1717