Галилеләргә музыкаль бүләк

рахматуллин

Саимә апа Морзаханова, кызы Рәсимә һәм оныкчыгы Назлыгөл җырчы Ринат РәхмӘтуллин белән истәлеккә фотосурәткә төшкәннәр.

Күптән түгел безнең Гали авылында Казаннан килгән җырчы, автор башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның концерты гөрләп узды. Ул үзенең иҗат төркеме белән бергә тамашачыларга җыр, нәфис сүзләр белән үрелеп барган чын бәйрәм бүләк итте.

Җырчы сәхнәгә чыгу белән зал алкышларга күмелде. “Мин дә сезне сагындым”, — дип елмайды ул тыйнак кына. Концертына күрше авыллардан да килүчеләр булуын белгәч, тамашачылар алдында баш иде. Ә бер рус кызы чәчәк бәйләме күтәреп менгәч, Ринат бөтенләй сүзсез калды.

- Син соң минем концертка ничек килеп эләктең? Татарча аңлыйсыңмыни? — дип гаҗәпләнде ул.

- Сүзләрен аңламасам да, татар көйләрен бик яратам, бигрәк моңлы җырлыйсыз бит, — дип җавап бирде Татьяна.

Ринат үз башыннан үт­кән кызыклы хәлләр турында да сөйләде, балачак ха­ти­рәләре белән дә уртак­лашты. “Төшләремдә генә кал­дың хәзер” җырының тарихын сөйләгәндә, күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Ләкин Ринат тамашачыларга озак моңсуланырга бирмәде. Ул күптән түгел өй­ләнешкән парларны сәхнәгә чакырып, тәбрикләде, музыкаль дисклар бүләк итте.

Ринат Рәхмәтуллинның иҗат төркеме дә бик талантлы икән. Ул яшь җырчы Чулпан Низа­мова белән бергәләп “Сандугачкай, “Бир кулыңны”, “Ташлап китмә” җырларын башкарды. Кыз үзе генә дә җырлады. Гармунчы Нияз Сафиуллин башкаруындагы ике җырга да тамашачы бик озак кул чапты, егетне сәхнәдән җибәрмичә тәмам аптыратып бетерде.

Җырчылар ял иткән арада сәхнәне нәфис сүз остасы Ринат Алферов биләде. Ул үзе сөйләгән мәзәкләренең персонажларын оста итеп күрсәтеп, халыкны шаккатырды.

Казан артистлары, дүртәү генә булсалар да, безне ике сәгать ярым буена рәхәтләнеп ял иттерделәр. Бүләк тә алып килгәннәр икән.

- Авылдашыгыз Саима апа Морзаханова сүзләренә “Үз авылыма гашыйк” дигән җыр яздым, бүген аны сезгә бик теләп бүләк итәбез, — диде Ринат. Галилеләр, аеруча мин, моңа бик шатландым, җырны яратып кабул иттек.

Үзебез дә кунакларны, әлбәттә, буш кул белән җибәр­мәдек. Мин үзем пешергән бавырсак, чиккән кулъяулыкларымны бүләк иттем. Ринатка атап язган шигыремне дә укыдым. Мәдәният йорты директоры Равил Манашев та сәхнәгә менеп, артистларга рәхмәт белдерде.

Ә Ринат Рәхмәтуллин авы­лыбызның танылган эшкуары Расих Латыйповка карата күп җылы сүзләр әйтте.

Саимә апа Морзаханова, кызы Рәсимә һәм оныкчыгы Назлыгөл җырчы Ринат РәхмӘтуллин белән истәлеккә фотосурәткә төшкәннәр.

Саимә апа Морзаханова, кызы Рәсимә һәм оныкчыгы Назлыгөл җырчы Ринат РәхмӘтуллин белән истәлеккә фотосурәткә төшкәннәр.

- Аның кебек эчкерсез, юмарт кешеләр дөньяда сирәк бүген. Авылыгызга Казан артистларын чакырып, даими концертлар оештырып тора, аларны ачык йөз белән каршы алып, тәмле ризыклар белән сыйлый, чын күңелдән кунак итә. Расихка, аның гаиләсенә, “Агротуризм үзәге” хезмәткәрләренә зур рәхмәт, — диде ул. — Кабат сезнең якларга килеп йөрергә, шулай очрашып торырга насыйп булсын.

Авыл халкы концерттан бик канәгать булып өйләренә таралышты.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1645

Один комментарий

  1. Рашида Гафиатуллина(Мухутдинова) в пишет:

    СӘЛАМ ЮЛЛЫЙМ СЕЗГӘ, АВЫЛДАШЛАР!ТУГАННАР!
    ЙӨРГӘН ЮЛЛАРЫГЫЗ АК БУЛСЫН!
    БӘХЕТ, ШАТЛЫК СЕЗНЕ ЧОРНАП АЛСЫН!
    КҮҢЕЛ ТҮРЕГЕЗДӘ НУР БУЛСЫН!