Самар Җәмигъ мәчетендә мөслимәләр форумы-мәҗлесе үтте / Форум-меджлис мусульманских женщин прошел в Соборной мечети Самары (ФОТОРЕПОРТАЖ)

DSC_0632Мөслимәләр Ильяс Гомәр улы Шәкүровка сабырлык, эшләренең җайлануын, үзенең төшенкелеккә бирелмичә, милләтебез өчен тагы да тырышып эшләвен теләделәр

Быел өлкәбездә Мәүлид мәҗ­лесләре күп урыннарда – өйләребездә, мә­чет­лә­ребездә, Мәдәният сарайла­рында киң колач белән уздырылачак. Шу­ларның иң беренчесе өлкә хөкүмәте ярдәме белән Самар Җәмигъ мәчетендә үткәрелде. Ул  татар-башкорт мөслимәләре форумы-мәҗлесе формасында 12 декабрьдә, мөселманнар Һиҗри календаре буенча Мәүлид аена кергән көнне, узды.

Мәүлид мәҗлесен мөфтиебез Талиб хәзрәт Яруллин ачып җибәрде, аннан соң хатын-кызлар өчен оештырылган дини курсларда укытучы остазлар һәм белем алучы шәкертләр сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.с.) тормы­шы турында сөйләделәр, Коръән аятьләрен укыдылар. Кунаклар бергәләшеп салаватлар белән Мәүлид кыйссасын да, күп мөнәҗәтләр дә әйттеләр.

Җәмгыятьтә мөслимәләрнең ролен үстерү, балалар һәм яшьләр арасында халкыбыз мирасын популярлаштыру, үсеп килгән буын белән эшчәнлекне арттыру, җәмгыятьне рухи яктан сафландыру һәм камилләштерү, радикаль агымнарга, бигрәк тә Ислам дәүләтенә (ИГИЛ), каршы тору алымнарын кимилләштерү — татар-башкорт мөслимәләренең форумын уздыруның төп максаты әнә шулар иде.  Дүрт йөзгә якын ак яулыклы хатын-кызларыбыз мул өстәлләр артында нәкъ шушы темаларга чыгышлар һәм вәгазьләр дә тыңладылар.

DSC_0558DSC_0560 DSC_0564 DSC_0566 DSC_0567 DSC_0569 DSC_0573 DSC_0574 DSC_0575 DSC_0577DSC_0579 DSC_0585 DSC_0586 DSC_0587 DSC_0596 DSC_0597 DSC_0601 DSC_0603 DSC_0605 DSC_0606 DSC_0614 DSC_0615 DSC_0616 DSC_0617 DSC_0618 DSC_0621 DSC_0623 DSC_0626 DSC_0630Җирле шагыйрә һәм язучы, дини укуларда белем алучы Наилә ханым Хөсәенова үзенең «Никахсыз гаилә кору — билгесезлеккә юл төзү» дип аталган мәкаләсен дә укып үтте. Язма «Самар татарлары» дип аталган журналның соңгы санында басылган иде. Шушы уңайдан хатын-кызлар «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектларының иганәчесе булып торган «ИПОЗЕМбанк»ның авыр хәлдә калуын да искә алдылар,  аның төп хуҗасы Ильяс Гомәр улы Шәкүровка сабырлык, эшләренең җайлануын, үзенең төшенкелеккә бирелмичә, милләтебез өчен тагы да тырышып эшләвен теләделәр.

DSC_0632 DSC_0635 DSC_0638 DSC_0639 DSC_0641 DSC_0642 DSC_0647 DSC_0648 DSC_0653 DSC_0655 DSC_0656 DSC_0663 DSC_0666 DSC_0672

Форумда катнашучыларга бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Форумда катнашучыларга бүләкләр дә әзерләнгән иде.

DSC_0682DSC_0683 DSC_0684 DSC_0685 DSC_0688 DSC_0689 DSC_0694 DSC_0696 DSC_0699 DSC_0700 DSC_0702 DSC_0705 DSC_0716 DSC_0720 DSC_0725* * *

12 декабря, в первый день месяца Рабигуль-авваль по мусульманскому календарю, в котором был рожден пророк Мухаммад (мир ему), в Соборной мечети города Самара состоялся форум-меджлис мусульманских женщин. Мероприятие, собравшее около 400 участниц татаро-башкирского происхождения, прошло при финансовой поддержке Правительства Самарской области.

Наступление месяца Рабигуль-авваль -  это прекрасный повод ещё раз вспомнить и напомнить себе о нашем пророке Мухаммаде (мир ему). Поэтому мероприятие сопровождалось рассказами о жизни Мухаммада (мир ему) и его сподвижников, восхвалениями Всевышнего и благословениями пророка, религиозными песнопениями и чтением Корана.

Форум-меджлис также стал площадкой обсуждения актуальных вопросов современности, касающихся воспитания подрастающего поколения, роли женщины в духовно-нравственном воспитании общества. Мероприятие было нацелено на усовершенствование методов борьбы с радикальными группировками, особенно с ИГИЛ (запрещенная в России экстремистская организация).

Вспомнили участницы форума и ситуацию, сложившуюся вокруг ООО «ИПОЗЕМбанк», который являлся основным спонсором областного татарского общества «Туган тел». Пожелали Президенту общественной организации, председателю Совета директоров ООО «ИПОЗЕМбанк» И.Г.Шакурову терпения, разрешения проблем, не впадать в уныние, активного продолжения общественной деятельности во благо татарского народа.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре / Фотографии Риммы НУРЕТДИНОВОЙ.

samtatnews.ru

Просмотров: 1789

2 комментариев

  1. 17 декабря в сельском поселении Балыкла пройдет «Мавлид байрам».

  2. Величайший мухаддис, который написал комментарии к сборнику хадисов Бухари, Аль Хафиз ибн Хаджар Аскаляхи написал книгу: «Ар радду алямәт ан тарам кирата мәүләдү эн нэби»
    Также ибн Касир написал книгу «ниаматуЛлаһи худма».

    В этих книгах все написано про мавлид и почему его проводят)