“Ватаным Татарстан” газетасы: «Бердәм каршы чыгыйк!»

9cb4f5d5993ea94292b2658b5b40c35aСоңгы вакытта илебездә милли мәгарифкә басым көчәеп китте. Иң хәвеф­лесе: РФ Дәүләт Думасы Рәисе каршындагы мәк­тәпләрдә урыс теле укы­туның бердәм концепциясен төзүче эш төркеме карары нигезендә 29 ок­тябрьдә тикшерүгә куелган концепция проекты (Концепция преподавания русского языка и литературы в общеобразовательных организациях Российской Федерации).

Концепцияне тикшерү җәһәтендәге тәкъдимнәр http://edu.crowdexpert.ru/ сайтында кабул ителә. Атамасы урыс теле укытуга гына багышланган кебек тоелса да, бу документта урыс теле укытуның сыйфатын күтәрү өчен мәктәпләрдә фәннәрне урыс телендә генә укыту сис­темасын кертү карала (“Особеннос­ти преподавания русского языка как неродного и иностранного”, – дип атала өченче бүлек).

Балалар бакчаларында да урыс телендә укытуга әзерлек буенча тестлар уз­дыру тәкъдим ителә. Әлеге концепция кабул ител­гән очракта, татар телендә дәреслекләр бас­тыру, укытучылар әзерләү­нең кирәге калмаячак. Дәреслек бас­тыру һәм укытучылар әзерләү туктаса, бу өлкәдә эшләүчеләр бетә­чәк, теләк булганда да киләчәктә бу эшне яңадан торгызу бик авыр булачак. Концепциядә каралган тәкъдимнәр аек акылга гына түгел, хәтта Россия Конституциясенә (68 нче маддә), Россиянең Мәгариф законына (14 нче маддә) каршы килә, Россия халык­ларының туган тел­ләрен сак­лау, шәхесләрнең уку телен ирекле саклау хокукын боза.

Икенче хәвефле нәрсә – урыс теле һәм әдәбиятын, филология бүлегеннән алып, мәктәп укыту планында атнага 8 сәгать укытыла торган бүлек итеп аерып чыгарырга, дигән Россия Президен­тының Мәгариф министрлыгына йөкләмәсе. Бу эш 2016 елның февраль аена кадәр эшләнергә тиеш. Димәк, укыту планында туган телләр укытуга 3 кенә сәгать вакыт калачак, рес­публика дәүләт телләрен Россия Мәгариф законында күрсәтелгәнчә рес­публика Законнары ниге­зендә укытып булмаячак. Әлеге оч­ракта Россия Конституциясен һәм РФ “Мәгариф турында”гы Законын, Татар­станның “Мәгариф турында” Законын үтәү өчен СанПинда каралган укучыларга максималь сәгатьләр кү­ләмен атнага кимендә 2 сәгатькә арттырырга кирәк. Моны тормышка ашыру өчен, кичекмәстән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына төп мәктәп өчен ФГОСта күрсәтелгән үзгә­реш­ләрне керткәндә рес­публикаларның дәүләт тел­ләрен укыту өчен шартларны саклап калу буенча тәкъ­димнәр һәм таләпләр белән чыгарга кирәк.

Халыкны, татарның мәң­гелек байлыгын – мәктәпне саклап калу өчен, барлык көчебезне берләштереп, Рос­­сия халыкларының туган телләрен бетерүгә юнәл­де­релгән омтылыш­лар­га каршы чыгыйк. Га­лим­нәрне, югары һәм урта мәктәп укытучыларын, югарыда телгә алынган сайтта һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына хат-мөрәҗә­гать­ләр язып, бер­дәм рәвештә үз фикерләрен белдерергә чакырабыз.

“Ватаным Татарстан”,  № 191, 16.12.2015.

КОНТЕКСТ:

Вәлиев: «Рус теле концепция кабул ителгән очракта, милли мәгариф бөтенләй бетәчәк»

Просмотров: 1790

Комментирование запрещено