Үткән атнада Самарның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда автор-башкаручы Фирдүс ТЯМАЕВның концерты үтте. Җырчыны шыгрым тулы зал каршылады, тамаша самарлыларның туктаусыз алкышлары астында узды.
Кайчандыр тамада булып эшләп йөргән Фирдүс Тямаев эстрадабызга кинәт кенә килеп керде дә тамашачы күңелен яулап та алды. Күңелле җырлары, дәртле биюләре, үзгә булган фамилиясе белән башкалардан аерылып торган автор-башкаручы Фирдүс Тямаевны халык яратты шул.
– Гади булганым өчен яратадыр мине халык, дип уйлыйм. Чөнки җырчы булу өчен сәхнәгә менеп җырлау гына җитми. Халык белән эшли, аралаша белергә кирәк. Авыр заманда тамашачыга халыкчан, гади кеше якынрак. Мин исә, үзегез беләсез, гади авыл малае, үзебезчә әйтсәк, калхузник. Моның белән бик горурланам, — дип сөйләде җырчы самарлыларга да.
Сүз дә юк, ягымлы, Ходайдан бирелгән тавышлы, харизмалы, үзенчәлекле инде үзе Фирдүс. Елмаеп-көлеп кенә сөйләшә, күзләре янып тора, дәртлелеге белән ул бөтен залны җанландырып җибәрә, үзе иҗат иткән җырларын җанын-тәнен биреп, йөрәге аша үткәреп башкара. Әмма, кызганычка, арзан сыйфатлы мәзәкләргә, шакшы һәм ямьсез сүзләргә дә урын таба шул ул тамашаларында.
- Тагын минем турында: «Фирдүс похабный», — диярләр инде, — дип кабатлый торды артист, үзе һаман “билдән аста”
Фирдүс Тямаев тәкъдим иткән программаны халык яратып кабул итте, чөнки үзен сәхнәдә бик гади тоткан артист тамашачы белән үз итеп аралашты, халык яраткан, инде хитка әверелгән җырларын башкарды, биергә теләүче самарлылар да туйганчы күңел ачты бу кичне. Өч сәгатьтән дә озаккарак сузылган концерт гаилә бәйрәмедәй җылы һәм дустанә атмосферада үтте.
Бу аның Самарада күрсәткән бишенче программасы иде. Беренче тапкыр чыгыш ясаганда ул кечкенә генә залны да тамашачы белән тутыра алмаган иде. Хәзер әнә нинди тулы заллар җыя.
Күрәсең, җырчының, гомүмән, сәхнә кешесенең уңышы бер моңнан, җырның мәгънәсеннән генә тормыйдыр. Фирдүснең үзе әйтүенчә, тамашачы белән уртак тел табу, аның белән якыннан аралаша да белү кирәктер. Димәк, бүген халыкка Фирдүстәй татарча дискотека сыман шоу ясаучылар да тәлап ителә. Моны хәзерге эстрада сәнгате белән ныклап шөгыльләнүче, аларга тиешле бәя бирүче белгечләр дә инкарь итми. “Татар җыры – 2015” бәйгесендә катнашып, лауреат исемен яулаучылар арасында Фирдүс Тямаевның булуы моның ачык дәлиле булып тора. Аңа бу югары бүләк “Гомер үтә” җыры өчен “Елның иң популяр җырчысы” номинациясендә бирелгән.
Тамашачының мәхәббәтен казанган талантлы милләттәшебезгә киләчәктә дә зур уңышлар телик. Тик үзе әйтмешли, “похабный” булмасын иде.
КОНТЕКСТ:
Фирдүс Тямаев Камышлыны таң калдырды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 2265
Отстой(((( Один в один повтор прошлогоднего концерта- разве что сын его подрос, а Исляма не было в этот раз( мальчик, в котором был смак…). Не понравился концерт , жалко денег и времени, не пойду больше(((( ЕСЛИ еще приедет…
Элкяннярне хермятлями…
Очень понравилось.Фирдус молодец.Единственное,хотелось бы преукрасить концерт, нарядными кастюмами в его лице.Спасибо.