Шамил ГАЛИМОВ: «Казан читтә яшәүче татарлар турында кайгырта»

Проектны “Яңа гасыр” телеканалында “Күчтәнәч” тапшы­руын алып баручы Дәү әни (Әлфинур Хисами) тәкъдим итте.

Проектны “Яңа гасыр” телеканалында “Күчтәнәч” тапшы­руын алып баручы Дәү әни (Әлфинур Хисами) тәкъдим итте.

6 — 7 декабрьдә Казанда региональ татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре һәм активистларының җыелыш-семинары уздырылды.

Аның эшендә 40лап татар оешмалары вәкилләре катнашты. Татарстан башкаласында үткәргән ике көнебез дә бик нәтиҗәле булды. Россия регионнарында эш алып баручы милли оешма вакилләре белән аралашып, аларның эшләре белән таныштык, яңа тәҗрибә тупладык, галимнәр һәм белгечләр белән файдалы очрашуларга тап булдык.

Семинар эше Федераль мил­ли-мәдәни автономиясенең яңа проектлары белән таныштырудан башланып китте. Барыбызны да “Әбием әкиятләре” дип аталган курчак театры проекты кызыксындырды. Аны “Яңа гасыр” телеканалында “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Дәү әни (Әлфинур Хисами) тәкъдим итте. Бу гади һәм шул ук вакытта бик яхшы нәтиҗә бирерлек җайланма балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда татар телендә тамаша ясау өчен бик яраклы әйбер.

Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе дә шундый кечкенә театрлар алу өчен гариза язды һәм тиздән алар Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә, Җәмигъ мәчетенә, Тольятти һәм Сызран милли автономияләренә кайтарылачак.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов институт белгечләре һәм Россиянең башка тарих институтлары хезмәткәрләре белән берлектә язылган “Татар тарихы” китабы турында сөйләде. Җиде томлык бу басма Россия тарихында беренче шундый зур хезмәт. Профессор Хәкимов рус халкының шундый ук китабы өстендә эш әле башланмаган да, дип сөйләде. Чөнки әлегә беркем дә рус тарихы кайдан башланып киткәнен тәгаенлап әйтә алмый, биредә шведлар эзе шәйләнә, диләр.

“Татар тарихы” китабын интернеттан да, Татарстанның Тарих институтында сатып алып та укырга була.

Ә менә генетик эзләнүләр хәзерге татар белән монгол геннары арасында охшашлык булмавы турында сөйли. Бу инде татар тарихында монголларның катнашы булмавын раслаучы факт.

Икенче көннә семинарның эше “Идел” яшьләр лагерена күчте. Анда “Яшьләр лидеры мәктәбе” дәресләре үткә­релде. Иллеләп яшьләр, шул исәптән Самара яшьләре Га­лия Хәлиуллина, Җәмилә Шәри­фуллина һәм Розалия Хәби­буллина төрле төркем яшьләре белән эшләргә өйрәнделәр. Шулай ук алар Татарстан Рес­публикасы президенты адми­нистрациясенең милли сәясәт идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин алып барган “Түгәрәк өстәл” утырышында да катнаштылар. Данил Мәхмүт улы үзенең чыгышында күбесенчә татар телен саклау, укыту темасына басым ясады, Татарстанны мисал итеп китереп, анда мордва, чуваш, татар телләрен укыту ни дәрәҗәдә булуы турында сөйләде.

Шулай ук без социаль проектлар, грантларга гаризалар һәм исәп-хисап кәгазьләре язу буенча мастер-класслар үттек.

Казанның регионнардагы татарларның тормышы белән кызыксынуын, кай­гыр­ту­чанлыгын күреп, бу җые­лыш-семинарлардан зур канә­гать­ләнү хисе алып кайттык без.

Шамил ГАЛИМОВ, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1772

Комментирование запрещено