Болгарда Мәүлид бәйрәме уздырыла / Торжественное мероприятие по случаю праздника «Мавлид ан-Наби» пройдет в Болгаре

0301210523 декабрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  Болгардагы “Ак мәчет” тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздыра. Чарада Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак.

Болгарда өченче мәртәбә үткәрелүче Мөхәммәд Пәйгамбәр  салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәмендә  рәсми затларның һәм дин әһелләренең чыгыш ясаулары каралган. Коръән, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен уку, Пәйгамбәребезне олылаган салаватлар әйтү көтелә, дип ачыклык кертә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

2015 елның 12 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.

«Мәүлид» сүзе гарәпчәдән  «туу» дигәнне аңлата.

intertat.ru

* * *

Мавлид ан-Наби — день, в котором родился Посланник Аллаха (саллялаху алейхи вассалам), является для мусульман одним из самых высокочтимых дней года и приходится на 12 число месяца Рабигуль-авваль.

В связи с этим 23 декабря 2015 года Духовное управление мусульман Республики Татарстан в комплексе «Ак мечеть» древнего города Болгар Спасского муниципального района планирует провести торжественное мероприятие по случаю праздника «Мавлид ан-Наби» с участием представителей руководства РТ,  религиозных и общественных деятелей из Татарстана и других регионов России.

islam-today.ru

Просмотров: 1815

Комментирование запрещено