Яңа татар ашханәсе
Самарада хәләл ризык әзерләүче һәм сатучы ашханәләр һәм кибетләр күп түгел. Булсалар да, бармак белән генә санарлыктыр. Әнә, милләтпәрвәребез Разия ханым Әюпованың үткән гасырның туксанынчы елларыннан бирле уңышлы гына эшләп килгән “Розалина” кафесы да ябылган икән. Моңа сәбәпләре дә бардыр, бөтен дөньяны кризис галәмәте басып алган заманда яшибез бит.
Ә менә бернинди кыенлыкларга да карамастан, шул ук туксанынчы еллар ахырында шәһәребезнең Гагарин урамында (115 “Б” йорт) ачылган “Белоснежка” кулинария кибетендә быел, декабрь урталарында хәләл татар ашханәсе эшли башлады.
Бу уңайдан биредә Коръән табыны уздырылды. Мәҗлес башланыр алдыннан без хуҗалар белән — оешманың бүгенге җитәкчесе Тәлгать Мортазин, аның әнисе Бибинур ханым Нуретдинова, производство мөдире Сафия ханым Сәйфуллова (алар биредә “Кулинария” ачылганнан бирле хезмәт итәләр) белән предприятиенең барлык цехларын, бүлмәләрен карап, танышып йөрдек.
Нинди генә хәләл милли ризыкларыбыз әзерләнми икән биредә! Бавырсак та, “кош тел”ләре дә, бәлеш тә, төрле татлы тортлар да, пироглар да… Кибет киштәләренә төзеп куелган аш-суларны сатучы кызлар үз продукцияләрен мактап бетерә алмыйлар. Халык та аларны бик теләп сатып ала.

Мәҗлескә Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин (сулдан өченче) үзе килгән иде
- Ә менә мәҗлесләр залы сафка кертелгәч, эшләребез тагын да җайланып китәр, дип өметләнәбез, — дип сөйли оешма җитәкчесе Тәлгать Солтангали улы Мортазин. — Без моңа кадәр дә кулинария кибете залында дүрт өстәл куеп, килүчеләргә төшке аш ашата идек. Ә хәзер, барлыгы 60 — 70 кеше сыйдырышлы шактый зур һәм киң мәҗлес залыбыз булгач, төшке ашка килергә теләүчеләр бермә- бер күбәячәк, әлбәттә. Без төрледән-төрле милли ашларыбызны тәкъдим итәргә җыенабыз. Халыкның да теләгәнен сайлап алу мөмкинлеге булачак, бәяләр дә артык кыйммәт булмас, дип уйлыйбыз.
Коръән мәҗлесләре, гаилә бәйрәмнәре — никахлар, туйлар, туган көннәр үткәрергә теләүчеләрне дә бик теләп каршыларбыз, Аллаһы боерса.
Тәлгать әфәнде бу залда элек, әле сиксәненче елларда, илебездә эшләп чыгарылган зур мичләр торуы турында да сөйләде. Хәзер алар урынына яңа, уңай җиһазлар сатып алынган һәм бушап калган бу зур залны мәҗлесләр үткәрү өчен файдаланырга мөмкин булган.
Беренче тапкыр үткәрелгән Коръән мәҗлесендә, күп мөхтәрәм кунаклар белән бергә (ә ул оешманың ветераннары Бибинур ханым Нуретдинованың, Сафия ханым Сәйфуллованың быел хаҗ сәфәренә баруларына да багышланды) Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да чакырылган иде. Ул матур итеп Бибинур ханымның вакытсыз вафат булган хәләл җефетләре Солтангали һәм Маратның һәм ыругларындагы башка әрвахларның рухына багышлап Коръән аятьләре, догалар укыды, “Белоснежка” шәхси предприятиесе хуҗаларына һәм хезмәткәрләренә изге эшләрендә уңышларга ирешүләрен теләде.
- Сезнең “Белоснежка” дип аталган кибетегезнең дә, ашханәгезнең дә исеме җисеменә туры килеп, ниятләнгән бөтен эшләрегез дә беренче кар кебек ак һәм саф булсын, — диде мөфтиебез.
“Белоснежка” кулинария кибетенең һәм ашханәсенең адресын тагын бер тапкыр милләттәшләребезнең исләренә төшерәбез: Самара шәһәре, Гагарин урамы, 115 “Б” (Карбышев урамы тукталышы).
Шалтырату өчен телефоннар: 262-72-95; 8-927-206-61-80; 8-927-206-61-69.
Рәфыйк НУРУЛЛИН.
Просмотров: 2160