22 декабрь — Энергетиклар көне
Хәзерге заман кешесе электр энергиясеннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмый. Бөтен тормыш шуңа бәйләнгән бит.
Энергетиклар көне уңаеннан Камышлы авылы янында урнашкан регионара электр челтәре компаниясе филиалында эшләүче Альферд Исламнур улы Бәшәров белән очрашырга туры килде. Ул егерме биш ел гомерен энергетикага багышлаган.
- Мин тумышым белән Бозбаш авылыннан. Армиядә хезмәт итеп кайткач, башта радиомеханик булып эшләргә туры килде. Аннан соң шушы оешмага электромонтёр булып урнаштым, — дип сөйләде ул. — Без, алты хезмәткәр, уналты авылга хезмәт күрсәтәбез. Барыбыз да зур тәҗрибәле, югары квалификациягә ия кешеләр. Ел саен имтихан тапшырып, эшкә яраклы булуыбызны исбатлап киләбез.
Ә эш мәшәкатьле дә, авыр да. Чөнки аварияләр булган очракта, төрле һава шартларына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, өйдән чыгып китәргә туры килә. Әгәр дә шулай эшләмәсәк, авыл халкы, хастаханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, сәүдә үзәкләре һәм башка учреждениеләр утсыз калачак бит.
1965 елда куелган электр трансформаторларының бик иске булуы да зур кыенлыклар тудыра. Аларны ничек тә заман таләпләренә җавап бирерлек итәсе килә. Шул чакта эшләве дә күңеллерәк булыр иде, — дип сүзен төгәлләде Альферд Исламнур улы.
Без аны һәм барлык энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар телибез. Сез кабызган утлар беркайчан да сүнмәсеннәр иде!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1886
Папуля))))
Мой родной дядя)