АЧЫК ХАТ
Камышлы мәктәбендә байтак еллар мөдир булып эшләгән Мария Алексеевна Милешкина искиткеч матур итеп татарча сөйләшә иде, Казанның татар радиосы дикторы диярсең инде…
Ана телен белгән бала бәхетле була. Ул үзен иркен, горур тота, кем булуын оныткан бер мескен булып йөрми. Аның җаны, рухы кимсетелмәгән, канатлары каерылмаган. Халкыбызның моңлы җырларыннан, ана телебездән ул илһам, көч, дәрт ала. Үз милләтендәге кеше белән оялмыйча, уңайсызланмыйча танышып, гаилә кора. Әбисе-бабасы, әтисе-әнисе телен, күңелен аңлап, шатлыкта-бәхеттә яши.
«Балаларыбыз өй тирәсендә сөйләшә белә, артыгы кирәкми» яисә «авыл капкасыннан чыккач, татар теле кемгә дә кирәкми», — дип ялгышучы әти-әниләр балаларына карата начарлык эшлиләр, хыянәт итәләр. Татарча укый-яза белмәгән кеше шәһәргә киткәч үк руслаша башлый, телне оныта, ул рус та, татар да булмый. Башка милләт кешесе белән гаилә кора икән, ул гаиләдә үзебезнең моңлы көйләрне тыңлап-җырлап, алардан дәрт алып, үзебезчә бәйрәмнәр үткәреп яшәү хыялда гына булырга мөмкин, әлбәттә. Әти-әни шуннан соң инде хаталарын аңлый башлый, әмма бик соң була.
Олылайган саен бала әти-әнисенә үпкәли, алардан: «Нигә мине бәхетсез иттегез?» — дип сорый. Әти-әниләре балаларына шоколад-кәнфитме, фатир-машинамы — барысын да алган-биргән булсалар да, сабый чактан ук һәркөн тырышып балага татар җаны, рухы кертмәгәннәр, тәрбияләмәгәннәр икән, димәк балаларын бәхетсез иткәннәр. Әле бала әни карынында булган чакта ук татарча бишек көйләрен, моңлы халык җырларын башкарырга, тумаган сабыйга милли рух кертергә киңәш итә белгечләр.
Һәрбер татар мәктәбендә ана теле дәресләрен булдыру, мәктәптә Сабантуйлар, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәре үткәрү — бу инде әти-әни, мәктәп мөдиренең уртак эше булырга тиеш. Телебезне белмәгән яисә начар белгән балага татар теле, мәдәнияте белгече, укытучысы, ана телебездә иҗат итүче шагыйрь яисә язучы булу мөмкинлекләре дә ябыла. Менә шул якны да исәпкә алырга кирәк!
«Берничә телне белү кешенең сәләтләрен арттыра», дип әйтәләр һәм язалар галимнәр. Безнең Самар өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте активистлары арасында байтак кына авиация, космос, ракета буенча зур дәрәҗәле белгечләр, инженерлар. Аларның барсы да диярлек татар авылларында 7-нче сыйныфка чикле милли мәктәпләрдә белем алганнар, рус теленнән башка барлык фәннәрне дә тик ана телендә генә укыганнар. Шулар арасында Илгиз Колючев. Ул авиация-космос буенча фән белгече, икенче яктан — атаклы «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең җитәкчесе. Инженер Мәгариф Раянов космодром Байконурда җиргә әйләнеп кайтучы «Энергия-Буран» космик корабны галәмгә җибәргәндә катнашты, башка милләттәшләребез белән бергәләп Байконурда татар-башкорт «Туган тел» оешмасын булдырды, анда Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәрен, татар сыйныфларын оештырды, бүгенге көндә туган телебездә шигырьләр һәм хикәяләр яза. Татар теле, татар жанлы булулары аларга зур белгеч булырга комачауламаган, киресенчә — үзләренә дәрт биреп торган!..
Камышлы мәктәбендә байтак еллар мөдир булып эшләгән Мария Алексеевна Милешкина искиткеч матур итеп татарча сөйләшә иде, Казанның татар радиосы дикторы диярсең инде… Урыс милләттеннән булган ханым: «Минем ике улым да татарча өйрәнергә, авылдашлары белән татарча сөйләшергә тиеш! Мин аларга мәктәптә укытылучы татар теле дәресләренә йөрергә куштым, алар телне әйбәт беләләр», — дигән иде. Менә бит нинди яхшы үрнәк ул барыбызга да!
Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Кәмил улы НАДИРОВ.
КОНТЕКСТ:
Cәгыйдә НУРУЛЛИНА: «Туган телебезне саклыйк!»
Просмотров: 2092
Азат абый купне кургэн кеше буларак Ул белэ нинди кинэш бирергэ.