12 сентябрь безнең гаилә өчен кайгылы көннәрнең берсе булды: янгын чыгып, өебез күз ачып йомганчы көлгә әйләнде. «Карак керсә берне ала, ялкын чыкса меңне ала», — дип бик дөрес әйтәләр шул. Аллага шөкер, балалар белән үзебез исән калдык.
Гаиләбездә биш бала — үзебезнең улыбыз һәм дүртесе тәрбиягә алынган балалар (тагын дүртесе үсеп җитеп, үз тормышлары белән яшиләр, безгә кунакка кайтып йөриләр). Бу бәладан соң, яшәргә урын булмагач, тәрбиягә алынган балалар кабат балалар йортына кайтырга мәҗбүр булдылар. Без аларны юксынабыз, шалтыраткан саен алар да: “Сагындык, өйгә кайтасыбыз килә”, — диләр. Тизрәк яңа өй төзеп, балалар белән кушыласы, бергә гомер итәсе иде!
Тиздән бу теләгебезгә ирешербез дип өметләнәбез. Чөнки бу кайгылы көннәрдә без ялгыз түгел, ярдәм кулы сузучылар күп булды. Мәрхәмәтле күршеләребез яшәргә үзләренә чакырды, гаиләбезне үз туганнары кебек кабул итте. Туганнарыбыз, авылдашларыбыз гына түгел, күрше тирә-як авылларда яшәүче милләттәшләребез дә битараф калмады. Гали авылының өч мәчете, Мәчәләй, Первомайский һәм башка авылларның мәчетләреннән дә ярдәм килде. Хөкүмәт тә ярдәменнән калдырмас, дип өметләнәбез.
Ярдәм сорап язган хатыбызны “Бердәмлек” газетасына бастырган өчен аның хезмәткәрләренә дә рәхмәтлебез. Күпләр безнең кайгы турында нәкъ шуннан укып белгәндер, дип уйлыйм. Кайгыларны да, шатлыкларыбызны да яраткан газетабыз белән уртаклашабыз, кирәк чакта аның ярдәмен дә тоябыз.
Менә бүген дә “Бердәмлек” аша кыен чакта безгә булышучы һәркемгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә барыгызга да исәнлек-саулык бирсен, үзенең рәхмәтеннән ташламасын иде.
Гөлсинә һәм Фәнил Субеевлар.
Кротовка авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1833