Йөрәгемнән бөркеп чыккан рәхмәтләрем

buKdOnbQFk8-300x2257 ай үткәч, мин үземне кулга алып, эчемдәге моң- зарларымны сөйлисем килде.

2015 елның 7 нче май көне. Иртәгәсе көнгә Иске Ярмәк авылына бәбәй туена барырга җыенып йөрим. Сеңелемнең оныгы туды. Табынга бавырсаклар, кекслар, рулетлар пешереп өстәлгә төзеп куйдым. “Безнең белән барам дисә — барыр, бармыйм дисә, өйдә калыр”, дигән уй белән Мансур улыма ашарга да пешердем.

Кичке сәгать 7ләр тирәсендә телефоным шалтырады. Улымның дусты Рузиль икән. Исәнлек-саулык сорашты да: “Апай, берәр яңалык ишетмәдеңме?”- диде. Тавышы калтырый.

“Тагы нинди яңалык инде?”- дим. Рузиль елый-елый Мансур улымның фаҗигале төстә вафат булуын әйтте. Ышанмадым. Ачуланып алдым Рузильне.

Шул арада күрше Ришат килеп керде. “Әллә бу хәл дөресме?”- дим. “Дөрес апай, кайсыгыз авария урынына бара?”- диде. Мин калтырана-калтырана киенеп аның белән авария урынына киттем.

И, Ходаем, андагы хәлләрне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Бу минутлар гомерем буена күз алдымнан китмәс. Өч сөлек кебек 26-27 яшьлек егетләр төрлесе-төрле якта яталар. Мансурымның бер генә тырналган, сыдырылган урыны юк. Ап-ак кросовкаларыннан ак носкилары күренеп тора. Йөзе чибәр, йоклап яткан кебек кенә. Ышанырлык түгел. Ул үзе дә пөхтәлекне бик ярата иде…

Беркемгә дә Ходаем мондый кайгы-хәсрәтне күрергә язмасын. Бүгенге көндә дә баламның каберен барып күргәнем юк. Күңелем тартмый. Улымны, күз нурымны, менә хәзер кайтып керер дип, көн-төн көтәм. Анда барсам өметем өзелер күк.

Баламны соңгы юлга озатырга бик күп халык килде. Аның дуслары да, танышлары да, сыйныфташлары да күп булган икән. Самара өлкәсеннән, башка җирләрдән дә, хәтта Мәскәүдән дә дуслары кайтты. Солдат хезмәтендәге улым Радмирны кайтарыр өчен Сәрия апа Минһаҗеваның улы Радмил бик нык ярдәм итте. Мансур улымның Мәскәүдә бергә эшләгән дусты Тимур минем Радмирымны алып кайтты. Радмилга, Тимурга Аллаһының рәхмәтләре яусын.

Камышлы авылыннан һәм районыбызның барлык авылларыннан килгән халыкка, туганнарга, дусларга, күршеләргә, танышларга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Барчасына да исәнлек-саулык телим, бала хәсрәте күрмәсеннәр, дөньяда яшәгәндә бер-берсенә мәрхәмәтле булып, җан тынычлыгы белән яшәсеннәр.

Әтиемне җирләгәч тормышның яме бетеп, дөнья агышы тукталган кебек иде. Балаларга да әйтә идем. “Әтием исән булса өрмәгән җиргә дә утыртмас идем, түр башында гына урыны булыр иде”,- дия идем. Хәзер әти кайгысы бетте. Бала хәсрәте мең мәртәбә көчлерәк икән. Әни мине мәңге онытмасын дигәндер, 9нчы майда, минем туган көнемдә җир куйнына салдык баламны.

Юл буенда һәйкәлләр тора. Өч газиз балаларыбызның сүрәтләре куелган. Якын дуслары акча җыеп ясатып куйдылар һәйкәлне. Чиксез рәхмәт аларга, балаларны бик якын итеп, искә алып торуларына. Улымның дусларын атап бетерерлек түгел. Шулай да улымны җирләгәндә ярдәм кулы сузган берничә кешене атап үтәсем килә. Йөрәгемнән чыккан изге теләкләрем, рәхмәтләрем мәчет картларына, Вәли абый Минһаҗев гаиләсенә, Наилә апага, Рамильгә, Радик һәм Гүзәлия Минһаҗевларга, Сәрия апага, Рузиль һәм Радмилга, Рәфис, Эльвира, Даниль Минһаҗевларга, Гөлфирә апа Кәбировага, абыем Илдарга,, дусларым Наилә һәм Гөлиягә, Чулпан, Мансур, Яңа Ярмәк, Иске Ярмәк авылындагы барлык туганнарыма, бигрәк тә әниемә, Гүзәлия, Динар иркәмнәргә, аларның гаиләләренә, Балыклы авылындагы әниемә, Филат улым белән Наташа киленемә барып ирешсен. Усман авылында яшәүче киленем Динәгә бөтмәс-төкәнмәс рәхмәтләремне, йөрәгемнән чыккан җылы сүзләремне әйтәсем килә. Балам сиңа Аллаһының рәхмәте яусын, Ходай сиңа корычтай исәнлек бирсен. Тыныч тормыш, гаилә бәхете телим. Мансурымны җирләгәч итәгемә утыртып сөярлек оныгым калды. Мансурым белән Динәмнең дәвамы, әтисенә охшаган оныгым — Аделинам исән-сау үсеп, тәүфыйклы бала булсын.

Тормыш иптәшем Фәнисем сиңа кояшның нурларын, көннәрнең яктысын, төннәрнең аязын, тормышның нурлысын телим. Рәхмәт сиңа, минем авыр, хәсрәтле көннәремдә терәгем булып, чын ирләрчә тормышыбызны алып барганга. Гомеребез ахырына кадәр башка хәсрәт күрмичә бергә яшәргә язсын.

Әй, балам, газизләрдән газиз балакаем,
Артларыңнан җеназаңны озатып калам.
Өзгәләнә үзәккәем, йөрәгем әрни, булмый чыдап,
Һич кенә дә балам чыкмыйсың бит уйларымнан.
Эшлим дисәм, көндезләрен булмый эшләп,
Төннәремне йоклый алмыйм сине уйлап.
Сабый чагың, буй- сыннарың китми күз алдымнан,
Кем уйлаган үз кулларым белән җирләрмен дип.
Чирләрдән дә алып калдым, бирешмәдек,
Дошманнан да калдым сине аклап- яклап.
Тәкъдирләрдән булмый икән балам узып,
Газраилдан алып калалмадым сине саклап.
Мәңге оныта алмам сине йөрәк пәрам
Чөнки беркемгә дә синнән башка йөрәк ятмый.
Балакаем, күз нурым, газизем, Мансуркаем,
Чи тирегә газиз балам ут бит капмый.
Исләремнән һич китмисең, тирән йөрәк ярам-
Авыр туфракларың җиңел итсен бер Ходаем.
Оҗмах бакчаларын күреп ятсаң иде балам,
Караңгы гүрең якты булсын- бар теләгем.

Динә МИНҺАҖЕВА.

Камышлы авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

КОНТЕКСТ:

В Камышлинском районе в ДТП погибли три молодых человека

Просмотров: 1901

2 комментариев

  1. Кайгыгыз белян уртаклашам Раббым сезгя сабырлык туземлек бирсен. Лякин туганым баланнын сурятен куюыгыз мосельманлыктан бик ерак. Балагызга дога урынын рянжеш бараб тора. Татарларга динебез исламга кайтырга вакыт житкяндер инде, ату татар каберлекляре урыс мазарына охшый башлады: фотосурятляр, пластик веноклар… Улыннын рухы шат булсын изге догалар кылайк фото иконалар куймыйк алардан мархумляргя зарардан башка нидя бирмиляр. Туганым ислам шаригатен сезгя сойлягян очен рянжи курмягез! Амма без имамнар да хакны айтмясяк кем айтер?

  2. Бу кайгыны барыбызда бик авыр кичердек. Хаманда искэ ялабыз,йорэк сокрый…Мансур ,Тальмир балакайлар балаларым белэн дус иделэр .Урыннары жэннэттэ булсын.авыр туфракларын жинел итсен Раббым Аллам. Сезгэ энилэр туземлек,сабырлык.Догаларыбыздан балаларны калдырмыек.