Миңа Яңа Мансур авылында алтмыш елдан артык бергә яшәүче Юныс һәм Нурсинә Кәримовлар гаиләсе белән танышырга насыйп булды.
- Сугыш башлангач мине яшьтәшләрем белән Самарага (элеккеге Куйбышевка) ФЗӨга алып киттеләр. Безгә русча бер кәлимә сүз белмәгән, авылдан читкә китеп йөрмәгән авыл балаларына, бик авыр булды. Юлда барганда ук бер малаебыз поезддан сикереп төшеп калды. Мин дә, берникадәр вакыт үткәч, сагынуыма түзә алмыйча, туган авылыма качып кайттым. Тик бераздан артымнан килеп җиттеләр һәм кабат алып киттеләр.
Мин нәкъ шул вакытта чынбарлык белән очраштым да инде. Авылда бик кыен булды, ач-ялангач яшәдек. Ә училищеда безне, начар булса да, ашаталар да, киендерәләр дә иде. Һөнәр үзләштергәч, заводта эшли башладым. Немецлар чигенә башлагач, Ленинградка, шәһәрне пычрактан арындырырга, күмелмичә яткан мәетләрне җирләргә җибәрделәр. Ә инде сугыш бөтенләй тәмамлангач, мине армиягә алдылар. Коми республикасында хезмәт иттем һәм 1954 елда туган авылыма әйләнеп кайттым. Читкә китәргә бик теләсәм дә, ялгыз әниемне ташлап калдырасым килмәде. Шулай, Яңа Мансурда төпләнеп калдым, — дип үткән авыр тормыш хатирәләрен барлады Юныс ага.
Озакламый ул Нурсинә белән таныша һәм алар өйләнешәләр. Шул вакыттан бирле күпме сулар аккан, күпме еллар үткән.
Юныс ага белән Нурсинә апаның үткән тормыш югалтуларының иң әчесе — биш балаларының икесен мәңгелек йортка озату мизгелләре булгандыр.
- Үзебез исән чакта башкача балаларыбызны җирләргә язмасын иде. Бу бик тә авыр хәл. Барысы исән-сау булып, безгә дога кылучылардан булсыннар иде, — диештеләр алар.
Әле күптән түгел генә ветераннарның тәрәзәләрен яңаларына алмаштырып биргәннәр. Шуңа куанып бетә алмыйлар Юныс ага белән Нурсинә апа. Олы кеше күңеленә аз гына игътибар да җитә шул ул.
Гел шулай шатлыкта, исәнлектә яшәргә язсын сезгә, хөрмәтле ветераннар!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1693