Гомер бәйрәмең белән сине, Әнисә апай!

IMG_0112

Әнисә апай кызлары белән.

Юбилеең белән котлап  сиңа
Ниләр бүләк итик икән бу көнне?
Бәхет, шатлык, кайгы күрмә —
Бездән теләк шул сиңа!

Күптән түгел, 26 ноябрьдә, Әнисә Нурулла кызына 85 яшь тулды.

Әнисә Иске Ярмәк авылында яшәүче Нурулла ага һәм Минкамал апа гаиләсендә икенче кыз-бала булып дөньяга аваз сала, дүрт бала арасында үсә.

Кызның әти-әнисе җәен колхоз басуларында эшлиләр, кышын мал карыйлар, урман кисәләр. Билгеле, 1941 елны сугыш башлана. 7 августта әтиләре Нурулла хәләл җефетен Минкамалны дүрт баласы белән калдырып, немец фашистларына каршы сугышка  китеп бара. Олы кызлары Рәйсәгә ул вакытта 13 яшь булса, иң кечесенә — Нәфисәгә — нибары өч кенә була әле.

Әниләре Минкамал  урак ура, Йолдыз авылы урманында агач кисә, ә Әнисә апасы Рәйсә белән иркәләрен карыйлар. Алар — сугыш чоры балалары -  яшьтән үк тормышның бар ачысын татып, авыр йөген тартып үскәннәр.

1944 елны әтиләре сугыштан яраланып кайта һәм Мәләкәс шәһәрендә дәвалану ала,  аннан ул кабат сугышка китә һәм инде киредән әйләнеп кайтмый. Минкамал итәгендә дүрт бала кала, алар әниләренә терәк тә, ярдәмче дә, иптәш тә булалар…

Ике ел рәттән Әнисә Ивановага  торф кисәргә бара, җәен үгез җигеп, кышын чана тартып,  Хөсәен утравында шомырт агачы кисә, аннан соң Шакир урманында агач кисә.

Үсеп буйга җиткән кыз 1953 елны Сәҗит Минегәрәй улына кияүгә чыга. Матур туйлар үтә, аннан көндәлек тормыш башлана. Хатын-кыз  колхозда чөгендер, суган утый, ферма сылап йөри, бозау караучы булып эшли. Сәҗит тә колхозда -  фермада — эшли.

Яшьләрнең бер-бер артлы кызлары Бәхия, Сәхия, Мәдхия, Суфия туалар. Әнисә апай  белән Сәҗит абый бергә яшәп, бергә бер фермада эшләп, мәхәббәт җимешләре — кызларын — үстереп, аларны бер-бер артлы кияүгә бирәләр.

Кызганычка, Сәҗит абыйга Әнисә апай белән тигез картаерга, оныкларының үсүен күрергә, оныкчыкларын тәрбияләргә насыйп булмый. 34 ел бергә гомер итеп, яшәүгә сусап туймаган килеш китеп бара Сәҗит абый, 1990 елны вафат була ул. Әнисә апай берүзе кала. Ярар әле янында кызлары, кияүләре бар, алар аңа яшәргә терәк булалар.

44 ел хезмәт стажын тутырып, Әнисә апай лаеклы ялга чыга. Тик ул тик утырмый, балаларына ярдәм итә: каз-үрдәк, тавык үстерә, бакча чәчә, бер абзар тутырып сарыклар асрый. Ә ничек  итеп Әнисә апай теттереп «Ярмәк вагы»н бии! Күз иярми!

Олы яшькә җитеп, дүрт бала арасыннан алар — Әнисә һәм Нәфисә апайлар — икәү генә калалар. Бик яшьли, фаҗигале рәвештә аларның бертуганы Искәндәр өч баласын калдырып үлеп китә. Апалары Рәйсә дә бик каты авырып китә һәм дөнья белән хушлаша. Аннан соң әниләре дә үлә.

Ике сеңел Әнисә белән Нәфисә бер-берсен карап, бер-берсенә булышып, бер-берсенең хәлләрен белешеп, кичләрен бергә үткәреп, яшьлекләрен искә алып, матур итеп яшәп яталар.

IMG_0108

Ике сеңел Әнисә (уңда) белән Нәфисә.

Әнисә апаның олы кызы Бәхия кияве Назыйм белән бергәләп ике бала үстерделәр,  инде дүрт оныкның әби белән бабасы булдылар, үзләре Камышлыда яшиләр.

Икенче кызы Сәхия ире Ринат белән ике ул үстерделәр,  ә бүген өч онык тәрбиялиләр. Алар  Иске Ярмәк авылында яшиләр, көн саен әниләре янына  килеп, аңа ярдәм итеп, барлык эшләрен башкарып торалар.

Өченче кызлары Мәдхия ире Илгиз белән өч бала үстерделәр, аларның дүрт оныклары бар. Чулпан авылында яшиләр. Мәдхия бөтен якка дан таратып, тәмле итеп бавырсак пешерә.

Кече кызы Суфия ире Ирек белән Камышлы авылында ике малай үстереп, күптән түгел генә икесен дә башлы-күзле иттеләр — өйләндерделәр.

Бәйрәм саен алар барлык туганнары, балалары, оныклары белән туган йортларына, әниләре янына җыелалар. Төп йортның учагын сүндермичә, балаларының кадерен тоеп, биш вакыт намазы саен үзләренә теләкләр теләп, зур терәк булып,  яши 85 яшен тутырырган  Әнисә апам.

IMG_0105IMG_0110 IMG_0118Балаларының барысын да  берьюлы күрү, үзләре белән туйганчы сөйләшеп утырудан да олы бәхет бармы икән? Мөгаен, юктыр да. Шуңа күрә мин Әнисә апайны бик бәхетле, дип саныйм!

Гомер бәйрәмең белән сине, Әнисә апай! Исәнлек-саулык, озын, тыныч тормыш сиңа! Балаларыңның игелеген күреп яшәвеңне дәвам ит!

Барлык балалары исеменнән Рәйсә апасының кызы Рушания ДИНДАРОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1888

Один комментарий

  1. Анисэ апай ​акыллы, сабыр, унган кызлар тярбиялэп устерде.Дуртесе дэ чибэрлэрнен чибэре!