Камышлинский народный театр отметил свое 95-летие / Могҗизалар дөньясы ул — театр

imageVKE44GPN18 декабря Камышлинский народный театр отметил свое 95-летие. На торжественное мероприятие приехали высокие гости из городов Казань и Самара, без внимания юбиляров не оставили и представители администрации Камышлинского района, поселения села Камышла. На мероприятие организаторы пригласили и  ветеранов сцены.

В этот юбилейный вечер мы услышали огромное количество слов пожеланий, благодарности, восхищения в адрес виновников торжества.

Хотелось бы отметить, что в работе народного театра активное участие принимают специалисты ГБУ СО «ЦСО м.р.Камышлинский». Это режиссер театра – Г.Г.Шакирова, актеры — Д.М.Минегалимова, З.М.Багаутдинова, А.Ф.Каримова, Л.М.Фартдинова, Р.М.Асадуллина, З.З.Шакурова.  Активисты умело совмещают трудовую деятельность, не забывают семейные обязанности и с успехом дебютируют на сцене.

На прошедшем мероприятии вниманию зрителя были предложены новая постановка «Первый театр» («Беренче театр»), отрывки из предыдущих постановок «Матери и дети» («Эниләр һәм бәбиләр»), «Зятья Грегория» («Гөргери кияүләре»), «За лебедями» («Кыр казлары артларыннан»). Музыкальные  подарки от односельчан так и сыпались каскадами.

Активистов театра наградили почетными грамотами, благодарственными письмами, сладкими сувенирами, букетами живых цветов. Ветераны вспоминали, как  начинали работу в театре, через какие трудности прошли, дали наказы и напутствия молодежи. Атмосфера в зале царила неимоверно позитивная, наполненная ностальгией, благородством и радостью.

Юбилейное торжество завершили праздничным чаепитием.

DSCN0163 image image2 image3 image4 image5 image6Психолог ОСР ГБУ СО «ЦСО м.р.Камышлинский» Лилия Минсахиевна ФАРТДИНОВА.

samtatnews.ru

* * *

18нче декабрь кичендә Камышлы халык театры үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тагын 5 елдан яраткан театрыбызның гомере гасыр белән үлчәнәчәк. Үзешчән сәнгать коллективы өчен бу шактый озын гомер. Әйе, Камышлы татар халык театры узган юл озын, данлы-мактаулы һәм гыйбрәтле…

Бәйрәм кичәсе мәдәният бүлеге һәм “Нур” үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тарихи документаль фильм белән башланып китте. Экранда 95 ел дәвамында җыйналган фоторәсемнәр, спектакльләрдән күренешләр, йөрәкләргә якын йөзләр… Аларның күбесе безнең арабызда юк инде.

1920 нче ел… Урал тавы итәкләрендәге Сок елгасы буена урнашкан, тимер юлдан гына түгел, гомумән зур юллардан ерактагы Камышлы авылында ул елларда әле клублар да, радио да булмаган, кино да күрсәтелмәгән. Халык күңелендә буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән милли моң, җыр, талантлар яшәгәнен аңлаган авыл энтузиастлары Миргасыйм Ханнанов, Бибинур Хәсәнова, Хөршидә Минһаҗева, Талип Вафин һәм башкалар сәләтле яшьләрне җыеп үзешчән түгәрәк оештырып җибәрәләр. Иң элек кыска гына хикәядән “Серле шалаш” дигән спектакль язып, түгәрәк җитәкчесе, яшь укытучы әгълә Яруллин өендә берничә репетиция үткәргәннән соң, спектакльне мәктәп бинасында куялар. Тамаша күрергә сусаган халык мәктәп залына гына сыймый һәм бу сәнгать җимешен берничә кат кабатлап күрсәтергә туры килә. һәр кичне тамашачы артистларны алкышларга күмә. Уңыш белән канатланган артистлар күрше авылларга барып та чыгыш ясыйлар.

Бүгенге мактаулы Камышлы халык театрының беренче адымнары менә шулай башлана.

…Илебез, халкыбыз өчен бик авыр булган 1930 нчы елларда да үзешчән коллектив яшьләрне магнит кебек үзенә тартып тора: Кыям Хәсәнов, әсгать Минһаҗев, әгълә Мө­сәллимов, Хәдичә Мифтахова, әнвәр Давыдов, Инсаф Шәйхетдиновлар нәкъ шул елларда беренче тапкыр сәхнәгә басалар. Яшь, яңа көчләрнең кушылуы сәнгать түгәрәгенә татарның танылган драматурглары Галиәскәр Камал, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләрен сәхнәгә куярга мөмкинлек бирә.

…Авыр сугыш елларында да Камышлы сәхнәсе буш тормаган. Театрны саклап калуда күп еллар режиссер булып торган Сәгыйть ага Галиуллинның өлеше зур булган диясе килә. Сәгыйть ага сәхнәдә уйнарга сәләтле кешеләрне эзләп таба белгән. Шуларның берсе-әтием Мөхтәбәр Төхбәтшин була. әтием Сәгыйть аганың горурланырлык укучысы, зур табышы ул. Сәхнәдә “Безнең авыл егете” дигән спектакль хәзерләнә. Анда сугыш баһадиры, Советлар Союзы герое яшь майор Гәрәй Айтуганов ролен башкару өчен төскә-биткә чибәр яшь егет кирәк була. Сәгыйть ага 17 яшендә фронтка китеп, каты яраланганнан соң туган авылына әйләнеп кайткан Мөхтәбәр Төхбәтшинны сайлап ала һәм ялгышмый. “Мөхтәбәр Төхбәтшин — театрның иң популяр, ә халыкның иң яраткан артисты һәм иң күп рольләр башкаручы да (йөзгә якын)”, диеп яза үзенең “Сәхнәдә дәвам иткән тормыш” дигән мәкаләсендә “Бердәмлек” газетасы журналисты Фәния апа Шәфигуллина. әтием үзе дә күп кенә яшьләрне сәхнәгә чыгарган шәхес. Аның да горурланырлык укучылары бар иде. Шуларның берсе-Рим Хәйбрахманов. Ул мәрхүм инде. Бик талантлы егет иде ул, гомере генә кыска булды. Раиль әхмәтҗанов-урта буын артист булуына карамастан, театрның ветераны дияр идем мин аның турында. Тамашачы мәхәббәтен яулаган, яраткан артистыбыз ул безнең. Аңа терелеп, яңадан-яңа рольләре белән безне куандырырга насыйп итсен иде Ходай Тәгаләбез.

Бүгенге бәйрәм чарасына багышланган язмамда театрның барлык режиссерлары, артистлары турында язсам, үзенә бер китап кирәк булыр иде. Газетабызның алдагы саннарында театрыбыз тарихына багышланган язмалар урын алыр дип ышанасы килә һәм инде бәлки әле театрның тарихын китап итеп тә бастырырбыз, чөнки ул моңа лаек.

Ә менә Атлас абый Төхбәтов турында әйтеп үтми булмастыр. 1970 нче елда  театрга җитәкче булып килә ул. Театр яшәрә, уңышлы гына эшләвен дәвам итә. 1972 нче елда Атлас Мөхтәбәрович драматург әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” спектаклен сәхнәләштерде. Шушы әсәр белән театр халык исемен яулады. ә артистлары! Шундый да үзәкләрне өзәрдәй итеп башкардылар алар үз рольләрен! 1973 нче елда “Тормыш бусагасында” спектакле белән Ульяновск шәһәрендә узган смотрда катнашып “Зона дипломанты” исемен алып кайтты театр. Шушы ике әсәр өчен генә дә, Атлас абыйга һәм анда уйнаган артистларга “Халык артисты” исемен бирерсең. Атлас абый сәхнәләштергән ике комедия дә нык күңелгә кереп калган минем: “Яучылар” һәм “Яшел эшләпә”. И-и, рәхәтләнде инде халык көлеп. Көлү-үзе исәнлек, диләр бит. Белгән инде табиб-режиссер нинди әсәрләрне сәхнәләштерергә!

Җинан апа Вафина мәдәният йорты директоры, Атлас абый режиссер булган чор-театрның чәчәк атып, мул уңыш биргән чоры булгандыр ул. Менә бәйрәм кичәсендә дә аларның барсын да искә алып, хәтирәләр яңарттык, үткәннәрне искә төшердек.

Әйе, дөрестән дә, үткәнен хәтерләмәгәннең киләчәге булмый бит. Камышлы авылының үзешчән коллективы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итүне үткән буыннар тәҗрибәсенә таянып дәвам итә. Илебез тормышында, милли политикада нинди генә борылышлар булса да, туган телебезгә тугры калып, милли гореф-гадәтләребезне, моңнарыбызны театр армый-талмый пропагандалап килде. Театр бит ул-уйлата да, җырлата да, кө­лдерә дә, җылата да. Менә тантана булган кичне дә мәдәният сарае эчендә алма төшәрлек тә буш урын юк иде. Анда театрга гашыйк тамашачылар, сәхнә ветераннары, аларның балалары, оныклары, якыннары җыйналган иде. Кичә район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов котлавы белән башланып китте.

-Камышлы халык театры узган юл-данлы, мактаулы. Театр ул-татарның йөрәгендә, канында, күңел түрендә. Юкка гына, “Театр-могҗизалар дөньясы ул”, димәгәннәрдер. Рафаэль Камилович театр ветераннарына, уйнап килүче артистларга, режиссерларга сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар, тамашачыларның чиксез мәхәббәтен һәм кайнар алкышларын теләде. Район башлыгы сәнгать өлкәсендә аяусыз хезмәтләре өчен сәхнә осталарына мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр, ә театрга 50 мең сумлык сертификат тапшырды. Театр коллективына, ветераннарга үзләренең изге теләкләрен шулай ук депутатлар утырышы җитәкчесе Фаил Шәймәрданов, мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр политикасы үзәге җитәкчесе Резедә Төхбәтшина, барлык җирлеидарә җитәкчеләре исеменнән Заһит Сафиннар да җиткерделәр, мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм кунаксыз булмый бит. Шунысы куанычлы, театрның юбилеена Татарстаннан, Самарадан, Тольяттидан да кунаклар килгән иде. Юбилей кичәсен алып баручы Гөлчәчәк Гатауллина аларны бер-бер артлы сәхнә түренә чакырып сүз бирде. Бөтендөнья татар конгрессының республика җәмгыяте фонды директоры Сәрия Зиннатова, Татарстан министрлыгы исеменнән Ядъкәр Төхвәтшин, өлкә “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Фәрхәт Мәхмүтов, Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе хезмәткәре Зөлфия Галиханова, ООО “Рустома” җитәкчесе Рөстәм Хисмәтов һәм күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Раилә Сафиналар иң хөрмәтле кунаклар иде. Алар барысы да үз чиратында халык театры коллективын, ветераннарны олуг юбилей белән котлап изге теләкләрен җиткерделәр, мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Әлбәттә кунаклар, тамашачылар бу кичәдә “Беренче театр”, “Кыр казлары артыннан”, “Гөргери кияүләре”, “әниләр һәм бәбиләр” спектакльләреннән өзекләр карадылар, артистларны кайнар алкышларга, чәчәкләргә күмделәр. “Серпантин” бию коллективы башкаруындагы бию дә, Гүзәл Исламова, Линар Абсаттаров, Динар Гарипов, Наил Хәкимов, Гөлчәчәк Гатауллина, Тольятти кунагы Алмаз Галиханов, сәхнә ветераннары Мөдәрис ага Гыйззәтов һәм Мөхәммәт ага Шакуровларның музыкаль сәламнәре дә ямь өстенә ямь булды.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше ахырына якынлашты. Тамашачы рухый азык алып таралышты. Ә сәхнә ветераннарын, килгән кунакларны, һәвәскәр артистларны сый-нигъмәтләр тулы өстәлләр көтеп тора иде. Артист халкы кайда да артист инде ул. Табын артында да матур теләкләр теләнде, җырлар җырланды, рәхәтләнеп биешеп тә алды халык. Бәйрәм чын мәгънәсендә матур, күңелле үтте.

Бу бәйрәмне үткәрүдә зур көч куйган мәдәният хезмәткәрләренә, артистларга, кичәне бик матур итеп алып баручы (мәдәният сараенда һәм ашханәдә) Гөлчәчәк Гатауллина һәм Светлана Хәлимоваларга зур рәхмәт әйтеп, алдагы көннәрдә иҗади уңышлар, гаиләләрендә бәхет, ә театрыбызга мең яшәвен телибез.

2015-12-22_1433012015-12-22_1433092015-12-22_1433162015-12-22_1433212015-12-22_1433262015-12-22_1433322015-12-22_143340

Фәрхәт Мәхмүтов:
Театрның олуг юбилеена мәдәният хезмәткәрләре, артистлар зур көч куеп, күңел биреп әзерләнгәннәр. Шуңа күрә тантана югары профессиональ дәрәҗәдә үткәрелде. Камышлыбызда мондый талантлы кешеләр, Рафаэль Баһаутдинов кебек сәнгатьне аңлаучы район башлыгы булганда төбәгебездә мәдәни учаклар сүнмәс. Алдагы көннәрдә дә театр коллективына иҗади уңышлар, яңадан-яңа сәхнә әсәрләре, тамашачы алкышлары телим.

Резедә Төхбәтшина:
Мин бүгенге юбилей кичәсеннән бик канәгать. Артистларыбызга, килгән кунакларга, тамашачыларга һәм безгә бәйрәмне үткәрү өчен матди ярдәм күрсәткән депутатыбыз Владимир Субботинга (50 мең сум акчалата), район башлыгы Рафаэль Камиловичка зур рәхмәтләремне җиткерәм. Театрыбызга озын гомер, коллективына иҗади уңышлар телим.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1761

Комментирование запрещено