Самарда өченче ел рәттән «Нардуган-Чыршы бәйрәме» дип аталган чара үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0873Кичә, 2015 елның 27 декабрьдә, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Самар өлкә хөкүмәте ярдәме белән өченче ел рәттән «Нардуган-Чыршы бәйрәме» дип аталган чара үткәрде.

Самарның Управленческий бистәсендәге “Чайка” мәдәният сараенда иртәнге 11 сәгатьтә 3 — 11 яшьтәге татар балалары өчен әкияти тамаша узды. Билгеләнгән вакытта киң, зур залда матур итеп бизәлгән яшел чыршы яны кечкенә сабыйлар белән чыр-чу килеп тора иде инде. Бала-чага белән бергә бәйрәмгә аларның әти-әниләре дә, әби-бабалары да, апа-абыйлары да килгән иде.

Бәйрәмчә киенгән сабыйлар өчен чыршы янындагы әкияти тамашаны «Туган тел» оешмасы канаты астындагы яшьләр төркеме (җитәкчеләре — Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар) күрсәтте. Яраткан әкият геройлары булып киенгән егет-кызлар (212нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Фәрзәнә Мәхмүтова, 167нче мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Самат Мәхмүтов, Самар авыл хуҗалыгы академиясендә белем алучы Камилә Шәкүрова, 103нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Рөстәм Хәбибуллин, Идел буе социаль-гуманитар дәүләт университеты студентлары Альбина Әпсәләмова, Илмира Мәҗитова, «Яктылык» мәктәбе укучылары Әмир Әпсәләмов, Алия Шәкүрова, Сабир Галимуллин, Әдилә Рәхимова, медик көллият студентлары Алия Таһирова, Илнур Биккулов, Самар дәүләт университеты студентлары Розалия Хәбибуллина, Гүзәлия Кадыргулова, 79нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Әдилә Сәгъдиева, Самар икътисад университеты студенты Радик Коновалов, социаль-педагогик көллият студентлары Юлия Карипова, Наилә Таһирова) балалар белән кызыклы уеннар оештырдылар, сабыйларның туган телдә сөйләгән шигырьләрен тыңладылар. Аннан соң Кыш бабай балаларга бүләкләр өләште.

1-DSC_08031-DSC_0804 1-DSC_0805 1-DSC_0808 1-DSC_0815 1-DSC_0816 1-DSC_0817 1-DSC_0827 1-DSC_0828 1-DSC_0835 1-DSC_0840 1-DSC_0845 1-DSC_0847 1-DSC_0859 1-DSC_0860 1-DSC_0873 1-DSC_0880 1-DSC_0881 1-DSC_0883 1-DSC_0888 1-DSC_0897 1-DSC_0900 1-DSC_0903 1-DSC_0905 1-DSC_0911 1-DSC_0913 1-DSC_0920 1-DSC_0922 1-DSC_0924 1-DSC_0930 1-DSC_0931 1-DSC_0933 1-DSC_0951 1-DSC_0962Шигырьләр укылып, җырлар җырланып, биюләр биеп бет­кәч, барысы да Мәдәният сара­еның тамаша залына кү­чеп, Казан кунаклары Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артистларының “Ак Барс маҗаралары” спектаклен карадылар.  Ә төштән соң, 15 сәгатьтә, шушы ук театр өлкән яшьтәге тамашачылар өчен «Көземнең язы» спектаклен тәкъдим итте.

1-DSC_0969

Яраткан әкият геройлары булып киенгән егет-кызлар белән таныштырып үттеләр.

1-DSC_0980

1-DSC_0978

Тамашачыларны Илгиз әфәнде Колючев сәламли.

1-DSC_0985 Римма һәм Мәүлет Низамовлар үзләре җитештергән татар милли ризыкларын Казан кунакларына — Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артистларына — бүләк иттеләр.

1-DSC_0993 1-DSC_0995 1-DSC_0996 1-DSC_1002 1-DSC_1007 1-DSC_1010 1-DSC_1012 1-DSC_1014 1-DSC_1021 1-DSC_1022 1-DSC_1080 1-DSC_1081 1-DSC_1082 1-DSC_1083 1-DSC_1088 1-DSC_1093 1-DSC_1096samtatnews.ru

Просмотров: 2678

4 комментариев

  1. Яна ел бәйрәме бик күңелле узды! Минем сеңелемә бик ошады! Бик зур рәхмәт Фярхат Абыйга һәм Альбина Апага шундый бәйрәм ясаган очен, Казаннан театырны чакырган очен. Без Туган Тел яшьләре шулай ук торышырбыз һәм тагын да бергә сезнең белән киләчәк бәйрәмнәр уздырабыз!:)

  2. Бэйрэм бик матур булды!! Яшьлэргэ бик зур рэхмэт белдерэсе килэ!! Туган тел яшьлэре бик матур итеп бэйрэм уткэрде, балаларга бикрэк тэ ошады! Театр да бик матур булды, иртэнгесе дэ, кичкесе дэ! РЭХМЭТ!!

  3. Балаларга чыршы бяйряме оештыра алырдый тэркеме булуы —. шатландыра. Тагында зурырак —инде еракта калган елларда кебек —тэркем оешса иде,Казаннан театрны чакырмыйчада еш-еш балаларгада ,яшьляргядя зур тамашалар ижат итсяляр иде,шулук, мясялян , ДУСЛЫК ЙОРТЫНДА /анда арендага акча туляу соралмый/—бик яхшы булыр иде. Бу яшьляр эше хям спонсорларныкы.. Яшьляр , тэнге клублар белян геня мавыкмасагыз иде.

  4. Ряхмят Бетән җитәкчеләргә, спонсорларга һәм артистларга шундый матур бәйрәм күрсәткән әчен! Зарыгып кетәбез тагын!