Ярышта беркем дә сынатмады

sport_v-sevastopole-proydut-sorevnovaniya-po-bochcha-sredi-paralimpiycev_471Похвистнево районы Подбельски авылында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде.  Анда районыбызның төрле авылларыннан килгән  60ка якын кеше төрле спорт төрләрендә көч сынашты.

Баскетбол тубын боҗрага салуда иң төзе мәчәләйле Гәйфетдин Канюкаев, ә хатын-кызлардан Рысайкино авылыннан килгән Валентина Уливанова, армрестлингта мәчәләйлеләр Вәлиулла Мөрхәбинов һәм Әнисә Булатова, йөгерүдә Зур Толкайда яшәүче Ольга Костина һәм галиле Искәндәр  Латыйпов беренчелекне яуладылар
Дартс буенча көч сынашырга теләүчеләр дә шактый күп булды. Ярышка барлыгы 16 хатын-кыз һәм 23 ир-ат язылган иде.
Ә иң дулкынландыргыч ярыш — инвалид коляскаларында узышу булгандыр, мөгаен. Анда Юрий Архипов — беренче, ә Вәлиулла Мөрхәбинов икенче булып килде. Җиңүчеләргә дә, спартакиадада катнашучыларга да Мактау грамоталары һәм спонсорларыбыздан бүләкләр тапшырылды.

Фәридә ВАГЫЙЗОВА.
“Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте” өлкә оешмасының Похвистнево районы бүлеге рәисе.
«Бердәмлек».

Просмотров: 1578

Комментирование запрещено