Бала җанлы булу кирәк

Алсу ханым тәрбиягә алган балалары Мария һәм Игорь белән.

Алсу ханым тәрбиягә алган балалары Мария һәм Игорь белән.

Алсу һәм Алексей Криво­усовларның Үзбәк­станнан кай­тып, Камышлы авылында төпләнүләренә байтак гомер үтеп киткән инде. Хәзер алар­ның өч балалары Александр, Марина, Мария дә үсеп җитеп, әти-әниләре яныннан китеп, читтә үз көннәрен үзләре күрәләр. Тәрбиягә алган Мария белән Татьяна да шулай ук бүген шәһәрдә эшлиләр. Ә сабый чагында гаиләгә алынган Игорь әлегә мәктәпнең дүртенче сыйныфында укый.

Мин очрашуга барганда кызлары Мария кунакка кайткан иде. Мин аны әнисе Алсу ханым һәм энесе Игорь белән рәсемгә дә төшереп алдым.

Алсу ханымнан: “Ятим балаларны гаиләгезгә тәрбиягә алу уе башыгызга ничек килде соң?” — дип сорагач, ул ашыкмыйча гына сөйләп китте.

- Мин унике ел буе Ка­мышлының коррекцион мәк­тәбендә эш­ләдем. Эшемне бик яраттым, тик шунысы уңайсыз иде: көзге яңгырларда да, кышкы салкыннарда да эшкә барыр өчен өч чакрым араны җәяү үтәргә туры килә иде. Шулай бер көнне ирем белән яхшылап уйлаштык та, тәвәккәлләргә булдык.

Без моңа кадәр үк ятим балаларны тәрбияләүче әти-әниләр клубын оештырган идек инде. Хәзер дә оешма җи­тәкчесе Сүлфия ханым Мө­гал­­лимова белән төрле чаралар үткәреп торабыз. Менә, мәсәлән, балаларыбызга кафеда Корбан мәҗлесе үткәрдек. Әхтәм хәзрәт Госамов Коръән укыды. Кафе хуҗабикәсе Венера ханым Әбрарова безгә бушлай урын бирде. Бик тә матур булды безнең бу мәҗлесебез. Үзебез дә, балалар да бик канәгать калдык.

Шулай ук төрле күр­гәзмәләр, бәйгеләр, ярмин­кәләр, сугыш ветераннары белән очрашулар, дөньяви бәйрәмнәр үткәреп торабыз.

Балалар да бу чараларда актив катнашалар. Яр­мин­кәдә үзебез бәй­ләгән, тек­кән әйберләрне, аппли­кацияләрне, пешергән ризык­ларны сатабыз. Җыелган акчага сабыйларыбызның туган көннәрен үткәрәбез.

Мондый чараларга йөздән артык кеше җыела. Ә бервакыт Самарага барып, цирк карап та кайттык әле.

Менә шулай, авыр тормышта яшәүче гаиләләрдән килгән яисә әти-әниләре вафат булган сабыйларны тәрбияләп, аларга туры юл күрсәтеп, олы тормышка аяк бастыруыбыз бик кирәкле эш-гамәл, дип саныйм, — дип сүзен төгәлләде бала җанлы Алсу ханым.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1499

Комментирование запрещено