Йөрәкләрдән чыккан язмалар

i“Халык күңелендә сакланган батырлык – мәңгелек!” конкурсына нәтиҗә ясыйбыз

2015 елның 11 апрелендә дөнья күргән “Бердәмлек”нең 15 санында Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш корбаннары һәм ветераннар турында язылган материалларга конкурс игълан иткән идек. Әлбәттә, ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, “Халык күңелендә сакланган батырлык – мәңгелек!” дип аталды. Шуны гына көткән кебек, укучыларыбыз газетага берсеннән-берсе тирән мәгънәле, чиксез батырлык, Ватанны сөю турында һәм фашистларга карата нәфрәт тулы хатлар яудыра башладылар.

Конкурсның төп таләп­ләренең берсе — сугышта катнашкан туганнарыгызның, әти-бабаларыгызның батырлыгы турында мөмкин кадәр күб­рәк чыганакларны кулланып, аларның сугыш юлы турында җентекләбрәк язу иде. Чөнки, кызганычка, аларның күбесе фани дөньяны калдырып киткән, ә исәннәре бик олы яшьтә. Димәк, киләчәк буын балалары Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше белән сөйләшә алмаячак. Шуңа күрә аларның барысы турында да язып калдырасы килә.

Без редакциягә килгән мәка­ләләрнең барысын да бастырырга мөмкинлек таптык һәм моның өчен халыктан күп рәхмәтләр алдык та инде. Хәтта урамда туктатып рәхмәт әйткән кешеләр булды. Димәк, бик кирәкле эш эшләгәнбез, һәм шушы изге гамәлебез белән горурлана алабыз.

Бигрәк тә мәктәп балалары язган хатлар тетрәндерә. Сугыш күрмәгән, тормышны белмәгән кечкенә йөрәкләрдә бабаларына, бабаларының ата­ларына карата нинди горурлык, аларның авыр тормышын тирәнрәк белү теләге ята! Менә, мәсәлән, Похвистнево районы Гали авылы мәктәбенең 7 сыйныфында уку­чы Илфәния Ла­тый­повакарт бабасы Әбүбәкер Исхаков турында яза. Ул аның турында әбисеннән сорашып белгән. Әбүбәкер 17 яшеннән фронтка китә, ике кат яраланып, 20 яшендә авылга инвалид булып кайта. Ләкин эшсез ятмый, бакчачылык белән шөгыльләнә башлый һәм 1955 елда халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе — ВДНХга бару бәхетенә ирешә. “Илебез өчен тормышын кызганмаган батыр һәм эшчән Әбүбәкер бабамны мин беркайчан да онытмам, исеменә тап төшермичә яшәрмен, әбием кебек аңа багышлап догалар кылырмын”, — дип яза Илфәния.

Елховка районы Мулла авылы мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укучы Илмир Яхинның бабасына сугыш башланганда 11 яшь кенә була әле. Шушы ябык, кечкенә генә малайга җир сөрүче үгезләр көтүен ышандыралар. Моны күреп торган бригадир баланы үз бригадасына ала, ат белән су ташучы итеп куя. Илмир бабасы белән булган күп авыр хәлләр турында язган. Ул үзенең хатын: “Бабам кебек эшкә батыр, илебезгә тугры булырга тырышабыз”, — дип, бик матур сүзләр белән тәмамлый. Амин, балакай, шулай була күрсен!

Менә тагын бер кызыклы язма. Ул “Сталин аңа җир биргән”, — дип атала. “Як­тылык” мәктәбенең 6 сый­ныф укучысы Камилә Вар­гановамоны әбисеннән белгән. Әбисенең әтисе Шакир Сафин бик гаяръ кеше булган. Ул 1939 елда ук Финляндия белән сугышка алына, аннары Cоветлар илен немецлардан азат итүдә катнаша, соңында Ерак Көнчыгышка барып, японнарны да дөмбәсләп кайта. Ул “За отвагу” медале, Кызыл Йолдыз һәм Iнче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Ә туган якларына кайтса, яшәргә урыны юк икән. Ул Сталинга хат яза һәм Шакир Сафинга Куйбышевта йорт салу өчен җир бирәләр. Ул йорт әле дә исән. “Минем әбием сөйләвенчә, бабам җор телле, шаян, тапкыр һәм шул ук вакытта тугры, уңган һәм шәфкатьле кеше булган”, — дип яза Камилә. Күреп белмәгән бабасы турында шундый матур сүз­ләр әйтә алган бала үзе дә шундый акыллы һәм ил сөючән ке­ше булып үсәр, дип ышанабыз.

Самараның 90нчы мәк­тә­бендә укучы Карина Арс­лановада әбисенең әтисе Гайфулла турында күп материал туплый алган. Аның язмышы барысыннан да аянычлырак булган. Гайфулла сугышның беренче көннәрендә үк әсирлеккә төшә, ә сугыш тәмамлангач һәм әсирләр немец тоткынлыгыннан азат ителгәч, аны һәм иптәшләрен үзебезнең лагерьга илтеп ябалар. Мең төрле бәла аша узып, ул туган авылына кайтып егыла. “Күпне күргән булса да, бозылмаган, юаш бу кешене әле дә бөтен гаиләбез ярата һәм хөрмәт итә”, — дип яза кызчык. Чыннан да, без бабайларыбызны герой булган өчен түгел, ә безгә тормыш биргән, сөеп үстергән өчен яратабыз бит.

Шенталы районы, Денис авылы мәктәбендә укучы Әл­синә Вәлиуллинаның мә­каләсе дә бик кызыклы. Ул үзенең әбисе Җәүһәрия Вәли­ул­лина сүзләреннән чыгып, карт әбисе Могыйрә һәм бабасы Зәки турында яза. Дүрт улларын фронтка озаткан динле һәм бик укымышлы Могыйрә абыстай өч улының һәлак булу хәбәре килгән саен мөнәҗәт яза. “Шушы шигъри юлларда әбием үз күңелендәге кайгы-хәсрәтне дә, балаларын тирән яратуын да матур итеп, үзенчә сөйләп бирә белгән”, — дип әсәрләнә Әлсинә.

Камышлы мәктәбенең 7 сыйныфында укучы Дамир Минһаҗевта бабасы турында күп белә. Нәгыйм Садыйков сугыштан соң тагын бер гомер яшәп, картаеп барган көннәрендә военкоматка белешмә алырга баргач, үзенең Бөек Ватан сугышында һәлак булуын белеп таң кала. Шуннан соң ул дәфтәр ала да, сугышта күргәннәрен бәйнә-бәйнә язып калдыра. Шул язмаларны укыган Дамир, бик тәэсирләнеп, безгә хат язган да инде: “Бабайның сугыш юллары, батырлыклары турында укыганда күңелемдә горурлану хисе туды, ә күз­ләремә яшьләр килде. Минем белән бергә әбием дә елады. Бабам кисәткән фашизм калдыклары тагын баш калкыта бит. Әнә Украинада нәрсә кыланалар”, — дип ачынып яза.

Шулай ук Денис мәктәбе укучысы Рафаэль Бадыйков, Гүзәл Идиятуллина, “Як­ты­лык” мәктәбе укучысы Ру­фия Котлаеваныңда хез­мәт­ләре мактауга лаек. Юга­рыда атап үткән яшь буын хәбәрчеләребез барысы да бик тырышып эшләгәннәр һәм барысына да дипломнар һәм Гакыйль Сәгыйров турында күптән түгел генә дөнья күргән китап бүләк ителәчәк.

Олы буын кешеләре арасыннан Самарада яшәүче Әмир Җаббаровның, Айсылу Абдееваның, Хәдичә Гыйния­туллинаның, Иске Ярмәк авылында яшәүче Сәхия Шә­вәлиеваның, Большая Чер­ниговка районындагы Таллы авылыннан Гәбделәхәт Латый­повның, Камышлы авылында яшәүче Роза Шәй­хетдинова-Гарипованың истәлек­ләрен язып җибәргән Рәйсә Төх­бәтшинаның, Шенталы ра­йоны, Денис авылында яшәү­че Гөл­синә Хәйруллина һәм Гали авылыннан безгә берсеннән-берсе матур мәкаләләр язучы Саимә Морзаханованың язмалары игътибарга лаек. Бу язмаларны тулы мәгънәдә “сугыш турында әдәби-доку­менталь язма” дип атарга була. Шулар арасыннан без беренче өч урынны Софья Сәлимовага, Айсылу Әб­де­евага һәм Хәдичә Гый­ниятуллинага бирергә бул­дык. Алар шулай ук дипломнар һәм якташ шагыйребез Рөс­тәм Мингалимның дүрт томлык җыентыгы белән бүләкләнә. Әйтеп үтелгән башка авторларыбыз да “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барсы да аның турында” китабына ия булачаклар.

Конкурсыбызга битараф кал­маган, ата-бабалары турында эчтәлекле язмалар җибәргән бөтен авторларыбызга да рәхмәтләребезне җиткерәбез. Яңа елда сугыш афәтләре күр­мичә, дуслыкта, шатлыкта, муллыкта һәм иминлектә яшәргә насыйп булсын иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1649

Комментирование запрещено