Наилә ХӨСӘЕНОВА: «Яңа ел кичендә өч җен күрдем»

1279091042Яңа ел җитәр алдыннан яшьлектә булган хәл искә төште.

Туган авылыма каладан кунакка кайткан идем. Иртүк мунча ягып җибәрдем. Монысы әле мунча жылытыр өчен генә. Кичкә табан мунчаны зурлап яктым. 31нә каршы рәхәтләнеп юынып чыгарга уйладым. Әбием белән әнием үзләрен шундый сабыр тоталар, ә минем юынып, чәчләр киптереп, клубка тансага чабасы бар бит!

Төтене беткендер, әчесе беткендер инде дип, әнкәйнең теңкәсенә тиеп беттем. Кара мунчада исергән кешеләр дә булгалады. Олылар тирәнтен уйлый бит! Барсаң бар диде дә, кулыма сөлгеләр тоттырды. «Курыксаң, син юынганда мунча ишегалдында утырып торырмын», — дип тә өстәп куйды. «Син нәрсә инде, нидән куркыйм, мунча тәрәзәсе өй тәрәзәсенә карап тора бит, аннары юк-бар хорафатларга ышанмыйм да», — дип кул селтәдем.

Мунча ишегалдында керәчин лампасын кабыздым да эчкә кереп киттем. Лампаның яктысы сәкегә төште, ә анда…

Күз алларым караңгыланып китте. Нәкъ сәкенең уртасында чәчәкле, чуклы кулмәкләргә киенгән өч хатын утыра. Әмән, үзара нидер сөйләшәләр кебек тоелды миңа. Шул мизгелдә хәлем китте, кулымдагы  лампа төште, акырып җибәрдем, өйгә атылып кайттым. Әбием белән әнием афәт булганын шунда ук аңлап алдылар. Сикереп торып, ни булды дип, мине тынычландырырга тотындылар.

«Анда сәкедә өч шайтан хатыны юыналар», — дип итәкләренә башымны куйдым да үксеп еларга тотындым. Әбием минем башымны сыйпый-сыйпый, мунчага өч мендәрне киптерергә куйганлыгын әйтте. Алырга оныткан икән. Әбием тыныч кына догалар укып, мине озаклап өшкерде. Аннары өчәүләп мунча кердек. Мунчадан кайткач, баллап-майлап чәй эчтек. Тансага бару теләгем югалды. Озак кына сөйләшеп утыргач, әни урынымны җәйде. Ә мин үз карауатыма ятмыйча, әби белән әниемнең уртасына кереп ятып, изерәп йокыга киттем.

Бик озак еллар авылга кайтып мунча керергә баргач, иң элек теге «өч җен» утырган шул сәкегә карый торган булдым.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Иске Мастяк — Самар.

«Сәлам» газетасы (декабрь, 2014 ел).

Просмотров: 2156

Один комментарий

  1. « Понимаете, каждый год 31 декабря мы с друзьями ходим в баню. Это у нас такая традиция… »