Елховка районы Түпли авылында туып үскән улым Рифкать Хуҗинга 3 январьдә 50 яшь тула. Күпләр аны Самара шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак беләләр, ә быел ул Самара шәһәр округы депутаты итеп тә сайланды. Аның бу казанышларын күреп, мин чиксез куанам, улым белән горурланам.
Рифкать балачактан шәфкатьле, тәүфыйклы булырга, олыны — олы, кечене кече итә белергә өйрәнеп үсте. Әле дә истә: аяклары йөрми, күзләре дә күрми башлаган әбисен, ул саф һава суларга урамга күтәреп чыга, аның белән сөйләшеп утыра иде. Ә мин: “Аллаһыга шөкер, картлык көнебездә таянычыбыз бар, улыбыз безне дә шулай илтифат итәр”, — дип шатлана идем.
Бүген ул, эше күп булуына карамастан, гел хәлемне белеп тора, еш кына авылга кайтып, булган эшләремне эшләп китә.
Аллаһыга шөкер, Рифкатьнең шәхси тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. Киленем Изидә белән 28 ел гомер итеп, берсеннән-берсе матур ике кыз үстерделәр. Аларның бәхете — минем дә бәхет. Киләчәктә дә шулай матур, тигез гомер итегез, балалар.
Яраткан “Бердәмлек” газетабыз аша Рифкать улымны 50 яшьлеге белән котлыйм. Улым! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, озын гомер итүеңне телим. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.
Елховка районының Тупли авылында яшәүче әниең Наҗия ХУҖИНА.
Просмотров: 1761
Нинди кадерле шундый яни сузляре,бигряктя халык алдында яйтелгян сузляр ! Исянлек -саулык , эшлярегездя унышлар телим сезгя,Рифкат Туктарович! Азат Надиров.