Хөрмәтле Рифкать Туктаргали улы!
Сезне ихлас күңелдән алтын юбилеегыз белән котлыйбыз, озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып озак яшәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Сез “Бердәмлек” газетасы белән даими элемтәдә яшисез, аның эшчәнлеге, эчтәлеге белән гел кызыксынып, ярдәм итеп торасыз. Киләчәктә дә бу хезмәттәшлек дәвам итсен иде.
“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре исеменнән баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллин.
* * *
Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез! Җир йөзендәге иң изге, иң якты теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сине туган көнең белән котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез.
Котлы булсын, әти, туган
көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Изидә, кызларың Алсу һәм Румия.
* * *
Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дусларыңның барлыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.
Бергәләшеп әле бик күп
тапкыр
Үткәрербез туган көннәрне.
Илле генә түгел, алтмыш,
житмешне дә,
Сиксән, туксан, хәтта
йөзләрне.
Изге теләкләр белән абыең Тәлгать гаиләсе белән.
* * *
Кадерлебез! Котлыйбыз сине туган көнең белән! Бәйрәмең матур көннәр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәткәр өлгесе булып озак-озак еллар яшәвеңне телибез. Ихлас күңелдән сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр телибез.
Күпме булса җирдә изге
теләк —
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет
яусын
Туган көннең һәрбер
таңында.
Сеңелең Рәмзия, тормыш иптәше Шамил, балалары Наил һәм Диларә белән.
* * *
Кадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Тормыш юлың һәрчак балкып
торсын,
Ягымлы, шат булсын
күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык
белән
Бер кайгысыз үтсен
гомерең.
Изге теләкләр белән каенанаң Рауза, каенатаң Дамир, каенсеңелләрең Лилия һәм Миләүшә.
Просмотров: 1206