Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел “Хәнәфи мәзхәбе елы” дип игълан ителгән иде. “Азан” радиосы шушы уңайдан “Оедым ошбу Имамга” бәйгесе игълан итәргә булган.
«Шөкер, һәр татар авылында бүген мәхәллә халкы намазга җыйнала. Ике һәм аннан да күбрәк мәчетле төбәкләр дә, заманында мәчетләре юкка чыгарылып, бүген шуны торгызу мәшәкате белән яшәүче авылларыбыз да бар. Уртаклык шунда: һәр авылның, төбәкнең абруйлы имамы бар, – ди бәйгене оештыручылар. – Әйдәгез әле, туган ягыгызның тарихи сәхифәләрен барлап, элеккеге имамнарны искә төшерик, бүген хак динебезне таратучы хәзрәтләребезне зурлыйк».
Шулай итеп, бәйгедә катнашырга теләүчеләр үз төбәкләренең абруйлы хәлфәләре, имамнары, абыстайлары хакында хатлар юлларга тиеш була. Тупланган тарихи фактлар буенча махсус җыентык нәшер ителәчәк. Һәр катнашучы “Хозур” нәшрият йортыннан истәлекле бүләк алачак.
Хатларны radioazan@mail.ru адресына җибәрергә кирәк.
Просмотров: 1051