Гали авылы шагыйрәсе Саимә апа Морзаханованың өченче китабы чыкты. Беренче китабы 2008 нче, ә икенчесе 2010нчы елны дөнья күргән иде.
Саимә апа гади авыл кешесе, 53 яшендә, ире фаҗигале үлем белән вафат булгач, кулына каләм ала. Йокысыз, кайгылы төннәр аның күңелендә шигырьләр, бәетләр язарга этәрә. Белеме дә барлыгы 7 ел мәктәп елларында алганы гына. Дөрес, мәктәптә ул бик тырыш укучы, алдынгылардан санала. Әмма авыр тормыш Саимә апага укуын дәвам итәргә бирми, ул сыер савучы булып фермага эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыкканга кадәр тырышып эшли, гаилә корып, балалар тәрбияли. Кечкенәдән бәйли, чигә. Аның чиккән сөлгеләрен. кияүгә чыгучы кызлар сатып алалар. Саимә апаның бизәкле сөлгеләре илебезнең төрле почмагына таралды. Ә кулъяулыкларын кемнәргә генә бүләк итмәде? Гали авылына килгән кунакларның олысын да, кечесен дә, артистларны да, җитәкчеләрне дә Саимә апа күчтәнәчсез җибәрми. Ә бит чигү һөнәре ул җиңелләрдән түгел. Сәлате, уңганлыгы һәм сабыр булган кеше генә бу эшне башкара ала. Аның өстенә Аллаһы Тәгалә Саимә апага тагын бер талант өсти. Ул яза башлый. Читать полностью