2015-2016 уку елында Похвистнево районының Яңа Мансур гомуми белем бирү мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Укучылар Г.Тукай һәм М.Җәлил шигыйрьләрен һәм әкиятләрен сәхнәләштерделәр һәм укыдылар.
Мәктәпкә чакырылган кунаклар — авылыбызның Ветераннар шурасы рәисе А.С.Субеева һәм ике мәхәлләбез имам-хатыйблары - балалар чыгышына зур бәя бирделәр. “Кичә укучыларыбызның әдәби культурасын үстерүгә, киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уятуга багышланган”, — дип билгеләп үттеләр алар.
Без сезгә округта үткәрелгән компьютер марафонына әзерләнгән “Тукай балаларга” исемле видеоролик та тәкъдим итәбез. Аның авторы – мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Гафурова Айсылу.
Хәзер балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә, халкына, тарихына, туган ягына мәхәббәт, горурлану хисләре уяту, рухи яктан бай, физик камил шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы. Татар баласы Тукай шигыйрьләрен, әкиятләрен тыңлап һәм укып үсәргә тиеш, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.
Тәнзилә ВӘЛИЕВА.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1343