“Кунакчыл Казан” проекты старт алды / В столице Татарстана стартовал проект «Гостеприимная Казань»

kazan7Татарстан башкаласында “Кунакчыл Казан” проекты старт алды. Хәзер шәһәрнең иң күп кеше йөри торган өч урынында волонтерлар туристларга шәһәрдә ориентлашырга ярдәм итәчәк һәм Казанның истәлекле урыннары турында иң кызыклы мәгълүмат җиткерәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты.

Проектта шәһәр университетларында һәм институтларында укучылар катнаша, дип ачыклык кертә Казан мэриясе сайты. Студентлар Кремль һәм Бауман урамнарында, тимер юл вокзалында туристларга ярдәм итмәкче. Проект кунаклар үзләрен “өйдәгечә хис итсеннәр”, шәһәрдә кунакчыл мохит булдыру өчен эшләнгән.

«Татар-информ»

* * *

В Казани стартовал волонтерский проект «Гостеприимная Казань», направленный на повышение качества обслуживания туристов.

В его рамках студенты казанских вузов ежедневно выходят на наиболее оживленные и популярные у туристов улицы — Баумана, Кремлевскую — и помогают гостям сориентироваться в городе, сообщает пресс-служба мэрии.

Просмотров: 967

Комментирование запрещено