Бүгенге көн чын могҗиза,
Кереп калыр ул тарихка.
Гали авылы батырлары
Дан тотарлар тирә-якта.
Ничә буынның канында,
Еракта еллар дәшәләр.
Бүген сезгә насыйп булсын
Гел шатлыклы нәтиҗәләр.
Күкрәк читлеген ирек кага,
Күңелләрдә хис, тойгылар.
Сабантуйның хикмәтләрен
Раслар бүгенге бәйгеләр.
Сабан туе җилкендерә
Күңелләрдәге хисләрне.
Батыр егетләр билендә
Сабантуйның сөлгеләре.
Җыр, биюсез булмый бездә,
Авылда Сабантуйлары.
Яңгырап торсын еракларга
Үз көебезнең моңнары.
Җир кешесе җирне сөя,
Җир йөзенә барысы сыя.
Ай, кояш, йолдызлар күктән
Яшәү ямен җиргә сибә.
Батырны чын батыр итә
Аллы-гөлле сөлгеләр.
Көч сынашу, гер күтәрү —
Һәркемнең бар үз һөнәре.
Аптырамый авылым халкы,
Кыяр, помидор үстерә.
Чәмчүк, кишер, суган, кыяр
Бездә генә җитештерелә.
Уңган-булган, эш сөючән
Авылыбызның фермерлары.
Колхоз бетсә дә, чүп үсми,
Уңыш бирә басу, кырлары.
Рәсыйх ачты авылга цех,
Хәләл иттән бар ризыклар.
Кайсысын телисез, ничә төрле,
Төрлесеннән сайла да ал.
Алькино-Гали авылын
Белмәгән төбәкләр юктыр.
Омск, Томск, Ижевский да,
Казан, Мәскәү һәм Тубыл.
Уфа юллары тап-такыр,
Бездән ризык ташый-ташый.
Безнең «Хәләл» колбасаларын
Барлык мөселманнар ашый.
Ә Рамилнең тегермәне
Тирә-якта дан тота.
Алькино оныннан пешкән
Күмәч-булкалар сата.
Йолдыз, Юлдаш кибетләре
Үзенэ күрә хикмәтле.
Авылыбыз халкы алдында
Хуҗалары хөрмәтле.
Чөнки исерткеч сатылмый
Халык динле булганга.
Өч мәчеттә теләк ява
Азан яңгырап торганда.
Сабан туе — милли бәйрәм,
Җыя бар төбәк халкын.
Күңел ачып, ял итегез
Авылым якын, халкы алтын.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Просмотров: 2021
молодец, Саимя апа!!
зур авылыбызда татар радиосын эфирга жибярсяк идек урыс радиосын тыннап туйдырды шул