Сез – безнең зур гаилә

Последний звонок 2Россиянең бөтен мәктәпләрендә, шул исәптән Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә, “Мәктәп вальсы” яңгырады.

Бу көнне ата-аналар яшереп кенә күз яшьләрен сөртәләр — әнә бит ничек үскән кызыбыз, яисә малаебыз дип, горурланып та, киләчәк тормыш сынауларыннан бераз шикләнеп тә карыйлар.

Укытучылар да дулкынлана — шушы чибәр һәм акыллы, биредә гыйлем генә түгел, тормыш тәҗрибәсе дә туплаган егетләрнең һәм кызларның ярты гомере аларның күз алдында үткән бит.

Ә яшь-җилкенчәкләрнең күңеле күтәренке. Һәрвакыттагыча төртешеп, шаярышып линейкага тезеләләр.

Тантаналы линейканы “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Рифкать улы Газизов ачып җибәрде һәм сүзне шушы мәктәпне бар иткән беренче директоры Хәридә апа Дашкинага бирде. Ул да безгә матур теләкләрен җиткерде, ничек үскән, ничек үзгәрүебезне күреп сокланды, яңа тормышыбызда да мәктәбебезнең исемен югары күтәреп барырга, укуда да, эштә дә сынатмаска дип, хәерле юл теләде. 

Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, мәктәбебезнең попе¬чи¬тельләр советы рәисе, өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс әфәнде Шәкүров, Киров районы депутаты, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать әфәнде Хуҗин да безгә бик үтемле, яхшы сүзләр әйттеләр.

Үз чиратыбызда без мәктәп, яраткан укытучыларыбыз турында шигырьләр укыдык, аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттек.

…Һәрберебезнең тормышында “беренче укытучы” дигән изге төшенчә бар. Ул безгә, укучыларына, белем ачкычларын тапшыра, әти-әнидән соң беренче якын кешең була. Шуңа күрә дә иң җылы сүзләребезне Заһидә апа Ибраһимова һәм Сәгыйдә апа Нуруллинага багышладык. Ә өлкән сыйныфларда класс җитәкчебез булган Рәшит Хамил улы Саттаровның да үгет-нәсыйхәтләре маяк булып, юл күрсәтеп торыр, дип уйлыйм. Ата-аналар исеменнән укытучыларга, мәктәп җи¬тәкчелегенә рәхмәт әйткән Наилә апа Рәхмәтуллинаның сүзләре дә ихлас күңеленнән ташып чыккан иде. Күптәнге традиция буенча беренче сыйныф укучыларының безгә — чыгарылыш сыйныф укучыларына, багышлап язган юлламалары юморга да бай һәм уйланырлык та иде. Нәниләр тапшырган бүләкләрне мәктәбебез истәлеге итеп гомер буе сакларбыз.

Алар да без соңгы кыңгырау тантанасында әйләнгән вальсны, һавага очырган күгәрченнәребезне онытмаслар, ун елдан соң үзләре дә, безнең кебек яхшы укып, тәртипле булып, шундый тантаналы линейкага чыгып басарлар, без булдырган традицияләрне саклап, үстереп барырлар, дип өметләнәбез.

Мактану булып яңгыраса да, әйтим инде. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышлап җыр да яздылар. Язманы шундагы матур сүзләр белән тәмамлыйсым килә:

Без килдек бу мәктәпкә

Белем алып китәргә,

Сез — безнең зур гаилә,

Шуңа да без гел бергә.

Ходай биргән сабырлык

Безнең апаларга,

Иң тәртипле балалар

Укыйлар “Яктылык”та.

 

Руфия КУТЛЯЕВА,

“Яктылык” мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1289

Комментирование запрещено