
Ярты гасыр үтеп китте
Җүләр һәм шук чаклардан.
Безгә шулай насыйп булды
Сыйныфташлар кочакларга.
Әни кебек каршы алды
Укыган мәктәбебез.
Искә төште мөгаллимнәр,
Узган балачагыбыз.
Еракларда яшәсәк тә,
Якын Денис авылы,
Уйнап үскән урамнары,
Саф һава, болыннары.
Җиләк җыйган урманнары,
Гөл чәчәк аланнары,
Чылтрап аккан чишмәләре,
Сандугач тавышлары.
Яшәсен туган авыллар,
Беркайчан таралмасын.
Кайтыр җирем калмады, дип,
Якташлар еламасын.
Мин ышанам, син яшәрсең,
Киләчәгең бар синең.
Син бит үзеңне яраткан
Уллар-кызлар үстердең!
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис авылы,
Шентала районы.
Просмотров: 1521
рустам ! ты! молодец1
пришли пожалуйста фото общееяю
! спасибо что поддержал!
МОЛОДЦЫ! Тагын-тагын, тагында 60.70, 80 еллыкларында да очрашырга язсын!
рустам прошу тебя найди телефон у нуретдинова рашита