Оренбург губернаторы Әсәкәй авылы Сабан туенда кыр алдынгысына автомобиль бүләк иткән

244 июньдә Оренбург өлкәсе Әсәкәй авылында район Сабан туе үткәрелгән. Анда берничә мең кеше катнашкан. Бу хакта өлкәнең Хөкүмәт порталы хәбәр итә.

Татар халкының милли бәйрәмен Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Әсәкәй районы хакимияте оештырган. Анда өлкә губернаторы Юрий Берг та катнашкан.

“Элек-электән 120ләп милләт вәкиле үзара дус һәм тату гомер иткән бу өлкәдә Сабан туен бәйрәм итү – күптәнге матур гадәт. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә тугрылык, милләтара дуслык һәм туганлык – илебезнең бетмәс-төкәнмәс көч чыганагы. Шуңа күрә Сабан туе – чишмә башы татар халкы тарихына барып тоташкан уртак бәйрәмебез”, – дигән ул үзенең чыгышында. Юрий Берг сүзләренчә, 150 меңләп татар яшәгән Оренбург өлкәсе Россиянең татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү үзәге булып тора.

Районда язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланган. Ашлык һәм азык культуралары 108 гектар мәйданда чәчелгән. Өлкә губернаторы Сабан туенда кыр алдынгысы – “Алга” агрохолдингы баш агрономы Мөхәммәт Әюповка җиңел автомобиль ачкычы тыпшырган. Әсәкәй районының авыл хуҗалыгы өлкәсендәге иң тырыш хезмәтчәннәре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Бәйрәмдә авыл хуҗалыгы техникасы парады, спорт ярышлары һәм ат чабышлары уздырылган. Әсәкәй районы үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаган.

Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте сәркатибе Халисә Тавеева “Татар-информ” МА хәбәрчесенә белдергәнчә, Әсәкәй районында Сабан туе ел саен уздырыла. Быелгысында өлкә территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдырган утар күренешләре тәкъдим ителгән. Биредә бәйрәм кунаклары милли сыйлардан авыз итә, һөнәрчеләр җитештергән кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән таныша алган. Утарлар арасында бәйге дә үткәрелгән. 

“Әсәкәй – күпмилләтле район. Бездә дистәләп милләт үзара дус-тату яши. Сабан туенда, аерым алганда, татар, рус, чуваш, мордва, казакъ һ.б. милли утарлары оештырылган иде”, – дип сөйләде ул. Бәйге нәтиҗәләре буенча, татар һәм рус милли утарлары иң яхшылары дип табылган. Аларны оештырган авыл җирлекләренә акчалата бүләк тапшырылган.

“Татар-информ”

Просмотров: 1110

Один комментарий

  1. Татар Ханлыгы жирлэреннэн тозелгэн республикаларда хэм губерниялэрдэ татар халкы узенен телен динен гореф гадэтлэрен хэм маданиятен саклап горлэтеп яши ,АЛХАМДЕЛИЛЛА !!!