8 июнь — социаль хезмәткәрләр көне
Иртә белән авыл урамына чыксаң, ашыга-ашыга каядыр баручы хатын-кызларны очратасың. Болар, әлбәттә, социаль хезмәткәрләр. Алар шулай көн саен үзләренә беркетелгән өлкән яшьтәге әби-бабайларның хәлен белергә, ярдәм итәргә ашыгалар.
- Унҗиде елга якын гомеремнең узып киткәнен дә сизми калдым, — дип сөйләде Похвистнево районының Яңа Мансур авылында социаль хезмәткәр булып эшләүче Кәримә Рәшит кызы Бикулова. — Коллективыбызда барлыгы уналты кеше эшли. Безнең белән күп еллар инде Галимҗан Миргабиҗан улы Шәяхмәтов җитәкчелек итә. Мин үзем җиде әби-бабайга хезмәт күрсәтәм.
Аларның барсы да мине һәр көнне өзелеп көтеп торалар. Кайсыларының өйләренә су да кертелмәгән, канализация да, бәдрәф тә юк. Шуңа күрә иң беренче чишмәдән эчәргә су алып кайтам. Кибеткә барып, азык-төлек, башка кирәкле әйберләр, аптекадан дарулар сатып алам. Аннан һәр ай саен “Сбербанк”ка барып, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түләргә туры килә. Бу эшләрдән тыш, әле безгә төрле отчетлар язасы да, төрле кәгазь боткасына чумып утырасы да бар! Җиде кешегә берәр генә эш башкарсаң да, көн үтеп киткәнлеге сизелми дә кала. Ялгыз яшәүчеләр арасында кеше белән сөйләшергә, аралашырга тилмерүчеләр дә бар бит әле. Мин хезмәт күрсәткән бер апа:
- Синең минем янга килеп, ишегемне ачып кереп, хәлемне белүең — үзе бер бәхет, — дип әйтергә бик ярата. Чөнки аның балалары читтә яши. Кайчак күршеләренең вакыты булмый. Ялгызлык — бик авыр нәрсә бит ул. Кайбер очрашуларда бичара әби-бабайларның авырулары көчәеп, бер кашык суга тилмереп ятуларын да күрергә туры килә. Шуның өчен андыйларга төнлә дә барап кайтабыз, — дип сөйләде үзенең авыр, ләкин бик тә кирәкле һәм җаваплы хезмәте турында Кәримә Бикулова.
Ә гомер көзенә кергән әби-бабайларга Кәримә ханымдай эчкерсез, ихтирамга лаеклы, өлкәннәр күңелен яхшы аңлаучы хезмәткәрләр кирәк тә инде. Ә шәфкатьлелекнең чиге, мөгаен, юктыр аның.
Нурҗиһан ХӘМИТОВА.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1232