В Татарстане создали Совет по поддержке татарской национальной литературы / Татарстанда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча совет барлыкка килде

iРаспоряжением от 3 июня премьер-министр РТ Ильдар Халиков создал в Татарстане Редакционный совет по поддержке и продвижению татарской национальной литературы и татарского литературного языка.

Его создали, чтобы развивать и продвигать татарскую национальную литературу и татарский литературный язык, переводить лучшие произведения к изданию в антологии национальной литературы народов России, говорится в опубликованном 8 июня документе.

В Совет вошли 17 человек. В их числе спикер Госсовета РТ Фарид Мухаметшин (по согласованию), министр культуры РТ Айрат Сибагатуллин, глава «Татмедиа» Айрат Зарипов, министр образования Энгель Фаттахов, редакторы нескольких татарских журналов, представители научного сообщества.

realnoevremya.ru

* * *

Татарстанда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет барлыкка килде. ТР Министрлар Кабинетының республика Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган шул хактагы карары Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

Документта совет татар әдәбиятын өйрәнү һәм татар әдәби телен үстерү, алга этәрү, иң яхшы әсәрләрнең тәрҗемәсен Россия халыклары милли әдәбияты антологиясендә нәшер итүгә әзерләү турында әйтелгән.

Совет составына 17 кеше кергән. Алар арасында — ТР Дәүләт Советы Рәисе, совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, вице-премьер – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, КФУ Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, ТР Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, татар китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, «Идель» журналы баш мөхәррире урынбасары Алия Кәримова.

«Татар-информ».

Просмотров: 1110

2 комментариев

  1. Шуралар һәм комиссияләр бик күп,ә татар телен,татар мәктәпләрен яклаучы юк.Ил буенча 2000 татар мәктәбе ябылган,ә анда укыган татар балаларын күрше 5-10 км.дагы урыс мәктәбенә йөрергә мәҗбүр итәләр,ә анда инде татар телен укытмыйлар.Менә шулай итеп,мәскәү мәкерле рәвештә татар телен бетерү эшләрен алып бара.Ә Казан шура оештыра да,комиссия оештыра,татар телен яклау эшләре генә күренми.

  2. Этого Совета по поддержки татарской национальной культуры и татарского языка должен был создать М,Ш, Шаймиев когда стал Президентом Татарстана.А вот упущенное восстановить очень трудно.